Бөгелмә шәһәрендә юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә
"Сугыш башланганын да, Җиңү көне турында да иртә таңнан әнидән ишеттек", - дип сөйли Зоя Каравашкова (рәсемдә). Сугыш башланганда Зояга нибары 10 яшь була. Кечкенә булса да, ул да, "Барысы да - фронт өчен, барысы да - Җиңү өчен" дип, көченнән килгәнчә, 9 Май датасын якынайткан. Чиләбе өлкәсендә үскән кыз...
"Сугыш башланганын да, Җиңү көне турында да иртә таңнан әнидән ишеттек", - дип сөйли Зоя Каравашкова (рәсемдә).
Сугыш башланганда Зояга нибары 10 яшь була. Кечкенә булса да, ул да, "Барысы да - фронт өчен, барысы да - Җиңү өчен" дип, көченнән килгәнчә, 9 Май датасын якынайткан. Чиләбе өлкәсендә үскән кыз госпитальдә эшләгән. Яраланган солдатлар өчен кызлар концертлар куйганнар, хатлар язарга булышканнар, шәфкать туташларына ярдәм иткәннәр. "Хәтта немецларны да күрдек", - дип искә ала Зоя Каравашкова. Бу хәл тимер юл станциясендә яралыларны вагоннардан бушаткан вакытта була. Әлеге эшелон яныннан әсирлеккә алынган фашистлар белән тулы поезд узган. "Кечкенә булсак та, курыкмадык, аларга ташлар ыргыттык, каргап калдык", - дип сөйли Зоя Сергеевна. Ә менә Сарман районының Яхшы Каран авылында яшәгән Миңзифа Талыйповага немецларны күрергә язмаган. 13 яшьлек кыз 5 ел дәвамында колхозда эшләгән, фермада сыер сауган, урак урган. "15 сыер өчен җаваплы идем, әбием килеп булыша торган иде", - дип искә ала ул елларны Миңзифа әби.
Әлеге тарихи вакыйгаларны, авыр сугыш елларын әби һәм бабайлар 1 нче урта мәктәптә искә алды. Аларны (68 кешене: сугыш һәм тыл ветераннарын, тол хатыннарны) 9 апрель көнне чәй табыны артына җыйдылар. Кадерле кунакларны Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Белодуров тәбрикләде, ветераннарга Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә юбилей медальләре тапшырды.
10 апрель көнне 6 нчы мәктәптә ветераннарга юбилей медальләрен Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Адел Галиуллин тапшырды. Шундый ук чаралар 13 апрель көнне 7 нче гимназиядә һәм 12 нче мәктәптә узды. Ул шәһәр мэры Линар Закиров катнашында үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа