Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә шәһәрендә дини җырлар һәм мөнәҗәтләр фестивале узачак

24 мартта Бөгелмә шәһәрендә матур гадәткә әйләнгән VI "Зәйтүнә" дини җырлар һәм мөнәҗәтләр фестивале узачак. Төбәкара статусын алган фестивальдә Татарстан, Башкортстан, Самара һәм Оренбург өлкәләреннән 7 яшьтән алып һәм өлкәнрәк оста мөнәҗәт башкаручылар җыелачак. Катнашучылар «Соло» һәм «Ансамбль» номинацияләрендә бәяләнәчәк. Конкурсантларның чыгышлары акапелло рәвешендә башкарылачак. Чараны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния...

24 мартта Бөгелмә шәһәрендә матур гадәткә әйләнгән VI "Зәйтүнә" дини җырлар һәм мөнәҗәтләр фестивале узачак.

Төбәкара статусын алган фестивальдә Татарстан, Башкортстан, Самара һәм Оренбург өлкәләреннән 7 яшьтән алып һәм өлкәнрәк оста мөнәҗәт башкаручылар җыелачак. Катнашучылар «Соло» һәм «Ансамбль» номинацияләрендә бәяләнәчәк. Конкурсантларның чыгышлары акапелло рәвешендә башкарылачак.

Чараны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәте һәм Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәният үзәге оештыра.

Фестиваль Бөгелмә шәһәре, Гашек урамы, 3 нче йорт адресы буенча урнашкан Татар мәдәният үзәгендә узачак.

Гаризалар 2018 елның 20 мартына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Бөгелмә шәһәре, Краснослободская ур., 68 йорт. Телефоннар: (885594) 4-16-98; 8- 987- 063-97-44; 8- 937-776-69-98; 8-919-627-59-66. Электрон почта адресы: husnutdin73@mail.ru;tatar.sentre@mail.ru.

Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә.

Оештыру сораулары буенча түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: (885594) 4-16-98.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса