Бөгелмә шәһәре һәм районында яңа имам-мөхтәсиб сайланды
Кичә Бөгелмә үзәк мәчетендә авыл һәм шәһәр имам-хатыйблары җыены узды. Анда алар яңа имам-мөхтәсиб өчен тавыш бирделәр. Сайлау нәтиҗәләре нигезендә шәһәр һәм район мөселманнарын яңа имам-мөхтәсиб Рамил хәзрәт Хөснетдинов җитәкли башлады. Әлегә кадәр 13 ел дәвамында Бөгелмә мөхтәсибәте җитәкчесе булып Рөстәм хәзрәт Хәйруллин торды. Хәзер ул Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте...
Кичә Бөгелмә үзәк мәчетендә авыл һәм шәһәр имам-хатыйблары җыены узды. Анда алар яңа имам-мөхтәсиб өчен тавыш бирделәр. Сайлау нәтиҗәләре нигезендә шәһәр һәм район мөселманнарын яңа имам-мөхтәсиб Рамил хәзрәт Хөснетдинов җитәкли башлады.
Әлегә кадәр 13 ел дәвамында Бөгелмә мөхтәсибәте җитәкчесе булып Рөстәм хәзрәт Хәйруллин торды. Хәзер ул Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте рәисе урынбасары вазифаларын башкара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа