Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмә шәһәре балалары – имин юл өчен (+ФОТОЛАР)

"Игътибар - балалар!" профилактик чарасы кысаларында барлык балалар бакчаларында да юл йөрү кагыйдәләренә багышланган тематик чаралар үтә. Шул уңайдан, 36 нчы "Улыбка" балалар бакчасының өлкәннәр төркемендә тәрбияләнүче балалар мультфильм герое Лунтик белән бергә җәяүленең юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар. Иң элек, светофорның төп билгеләрен искә төшерделәр һәм яшел төс янганда да...

"Игътибар - балалар!" профилактик чарасы кысаларында барлык балалар бакчаларында да юл йөрү кагыйдәләренә багышланган тематик чаралар үтә. Шул уңайдан, 36 нчы "Улыбка" балалар бакчасының өлкәннәр төркемендә тәрбияләнүче балалар мультфильм герое Лунтик белән бергә җәяүленең юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар.

Иң элек, светофорның төп билгеләрен искә төшерделәр һәм яшел төс янганда да юл аркылы чыгуның куркынычсыз булуына инанырга кирәклеген исләрендә калдырдылар.

Соңрак, җәяүлеләргә булышучы юлчылар турында сөйләделәр, шулай ук, Мигал Мигалыч белән караңгыда да күзгә ташланып тора торган яктылыкны чагылдыручы элементлары турында сөйләштеләр.

Балалар чараның теориетик өлешләрен үз куллары белән эшләнмәләр ясап ныгыттылар. Яктылыкны чагылдыра торган бәйләвечләр җитештерү тәрбияләнүчеләр өчен бигрәк тә кызыклы булды, аларның һәрберсе бу җайланмаларны үз киемнәренә бәйләп куячак. Ә ата-аналар өчен тәрбиячеләр белән берлектә искәртү язулары әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса