Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

“Бөгелмә-Рунако” футболчылары – җиңүче

Бөгелмә шәһәрендә Яңа ел алдыннан иң яхшы спортчыларны тәбрикләү матур гадәткә әверелде. Бу юлы тантаналар залында, Бөгелмә футболы тарихында беренче тапкыр "алтын дубль" рәсмиләштереп, бер сезонда ике трофей - Республика Кубогы һәм Татарстан чемпионаты алтынын яулаган "Бөгелмә-Рунако" җирле футболчылары тәбрикләүләргә күмелде.

Хакимиятнең матбугат үзәге мәгълүматлары буенча
Ләйсән ВИЛДАНОВА әзерләде.
Автор фотосы.

"Рунако"чыларның әлеге җиңүләре шәһәр өчен зур спорт казанышы булып тора. Шул уңайдан егет солтаннары Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Латыйпов кулыннан Кубоклар, медальләр һәм акчалата бүләкләр кабул итеп алдылар.
Финанс ярдәме күрсәткәннәре өчен команда химаячеләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Төп спонсор - "Бөгелмә электр насослары заводы" аларның "алтын дубль"ләренә күрә, уенчыларга ышанычын саклаган. Предприятие финанс ярдәмен алдагы елда да күрсәтәчәк. Команда, үз чиратында, һәрвакытта да футболчыларга ярдәм кулы сузарга әзер торган шәһәр җитәкчелегенә олы рәхмәт сүзләрен җиткерә. Алар рәтендә - авыр чакта транспорт һәм матди яктан да зур ярдәм күрсәткән район башлыгы И. Касыймов, "БЭНЗ" ААҖ директоры вазифаларын башкаручы Н. Отмахов, дәүләт һәм иҗтимагый оешма эшләре буенча директор И. Газиев. Шулай ук егетләр үзләренең күптәнге дусты һәм тугры җанатары булган "АК БАРС АЭРО" авиакомпаниясе генераль директоры П. Трубаевка рәхмәтле. Ул Казанда яшәп эшләсә дә, Бөгелмә футболы үсешенә төрле яклап булыша.
Футбол - командалы спорт төре. Җиңү команда составындагы һәрбер уенчының тырышлыгыннан һәм осталыгыннан туплана. Бу коллективта
сакчы буларак оборона тоткан һәм капканы саклауда уңышлы уен күрсәткән Антон Кузнецовны, үз максатына 12 тапкыр ирешкән һөҗүмче Венер Яһудинны, көндәшләр капкасына 9 туп керткән Радик Николаевны аерып күрсәтергә мөмкин булыр иде. Шул ук вакытта команда егетләренең һәммәсе дә рәхмәткә лаек.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы ел уеннарында Бөгелмә командасы очко саннары буенча үткән турнир җиңүчеләре - "Камаз" һәм "Шинник" командасын артта калдырды. Нәтиҗәдә, үз исәбенә 46 очко җыеп, "Рунако"чылар алты еллык тәнәфестән соң, үзләренә Татарстан Республикасы чемпионы титулын кайтардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса