Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмә РҮХдә җитәкчелек алышынды

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Әлмир Абашев шәһәр җитәкчелегенә һәм хезмәт коллективына “Бөгелмә район үзәк хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау оешмасының яңа баш табибын тәкъдим итте.

Ул шәһәрдә танылган табиб-кардиолог, хәзерге көнгә кадәр халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары вазыйфасын башкарган Александр Иванов.

Коронавирус йогышы белән көрәш нәтиҗәсендә катлауланган хәл безнең эшне, җитештерүчәнлекне, пациентлар белән элемтәләрне үзгәртте. Без мобилизацияләнгән, бердәм, шулай ук кадрлар сәясәтендә динамикалы. Рим Риф улы Әмиров Бөгелмәдә баш табиб вазыйфасында озак эшләмәде, шулай да эш атмосферасы булдырган, коллективны берләштергән. Моның өчен аңа рәхмәт белдерәбез һәм медицина учреждениесе җитәкчелеген Александр Иванович Ивановка йөклибез. Аны шәһәрдә яхшы белгеч буларак яхшы беләләр, дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Әлмир Абашев шулай ук коллектив алдында якын киләчәккә бурычларны билгеләде, шул исәптән – Бөгелмә медицина учреждениеләрен ремонтлау һәм сәламәтлек саклау системасын модернизацияләүне.

Рим Әмиров коллективка соңгы җиде ай дәвамында нәтиҗәле эшләүләре өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса