Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмә районының Иске Исаково буасына биш тонна балык җибәрелде.

Бөгелмә фермеры ярдәме белән меңләгән карп яңа яшәү урыны тапты.

Иске Исаково буасында балыклар санының артуы киләчәктә бөгелмәлеләр җирле җитештерүчедән яңа тоткан свежий балыкка исәп тота ала дигән сүз. Җирле авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сатып алуны өстен күрүчеләргә Эдуард Әхмәтсафин крестьян-фермер хуҗалыгында үстерелгән балык яхшы таныш: тәмле дә, бәясе дә тешләми. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында да товарлыклы балык үрчетүче эшкуарның инициативасын хупладылар.

Иске Исаково авылындагы буа хәзер меңләгән карп өчен – туган йорт. Бөгелмә эшмәкәре Эдуард Әхмәтсафин сулыкка биш тонна балык җибәрде. Ул кыйммәтле продукт кына түгел, ә спорт белән кызыксыну чыганагы да, чөнки балык тоту – күпләр өчен яраткан ял төре. Карп – тәмле итенә ихтыяҗ зур булган төче су балыгы. Бу балык күп ашый, әмма тиз үсә.

Балыкны Иске Исаково буасына, юлда тончыкмасын яки артык интекмәсен өчен, барлык кирәкле шартларны үтәп, махсус автомобильдә Бисеровское балык комбинатыннан алып кайтканнар. Автомобиль цистернасыннан ук алар махсус әзерләнгән “юл-җайланмадан” балык суга эләгә. Шартлар уңай булганда, көзгә инде балыклы булырга өмет бар.

Бүген табигый сулыкта балык тоту җиңел түгел – ул анда бөтенләй булмаска да мөмкин. Балыкны ясалма үрчетү хәлне төзәтергә ярдәм итә. Әлбәттә, бу җиңел эш түгел һәм шактый чыгымлы да. Әмма Татарстан хөкүмәте фермерларга финанс ярдәме күрсәтергә әзер. Республикада “кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү” дәүләт проекты уңышлы тормышка ашырыла. Грант ияләренең берсе – Эдуард Әхмәтсафин.

Ничек кенә булмасын, районда бу эштән оталар гына: балыкчылык та үсеш ала, бөгелмәлеләр дә җирле җитештерүчедән яңа балык белән тәэмин ителәчәк, кармак салып, ял итеп утыру урыны да була. Моннан тыш, сулыкта балык үрчетү буаның экосистемасын яхшырта. Эдуард Әхмәтсафинның ниятендә киләчәктә сөләйман балыгы токымнарын үрчетү дә бар.  

Чыганак: Бөгелмә муниципаль районы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса