Бөгелмә районында гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия өйрәнүләре узды
Төрле ведомстволарның һәм хезмәтләрнең гадәттән тыш хәлләргә әзерлеген тикшерделәр.
2 октябрь көнне иртәнге якта Бөгелмәдә сирена яңгырады, ТВ каналларында һәм радио дулкыннарында сигналларын тоткарлады. Шул рәвешле төбәк, җирле һәм локаль системаларының, Татарстан Республикасы территориясендә, аерым алганда, Бөгелмә районында гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычы турында халыкка хәбәр итүнең комплекслы системасын тикшерделәр.
Бөгелмә районының башкарма комитеты җитәкчесе Артур Гершиков Гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия өйрәнүләрендә катнашты. Өйрәнүләр кысаларында, гражданнар оборонасы җитәкчеләренең гамәли күнекмәләрен камилләштерү һәм төрле ведомстволарның һәм хезмәтләрнең гадәттән тыш хәлләрне бетерүгә әзерлеген тикшерү буенча чаралар комплексы үткәрелде. Барлык гамәлләрне Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кризислы хәлләрдә идарә итү милли үзәге контролендә башкарылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа