Бөгелмә районының авыл хуҗалыклары бөртекле культураларны җыюны төгәлли
Бүгенге көндә бөртекле культураларның 94 проценты җыеп алынган.
Уртача уңыш гектарыннан 30,3 центнер тәшкил итә.
Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Бөгелмә районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Исмәгыйлев хәбәр итте. 11 100 гектар җирдә көзге чәчү тәмамланды, 17 200 гектарда туфракны көзге эшкәртү башкарылды.
«Гомумән алганда, районыбыз авыл хезмәтчәннәренең эше сокландыра. Алар һәр елдагыча югары җитештерүчәнлек белән эшләде. Аграрийларга – эшнең һәр этабында катнашканнары өчен зур рәхмәт», – дип шәрехләде Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа