Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә районыннан 100 егет армия сафларына алына

Татарстанда Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына чакыру буенча көзге кампания башланды.

Якын арада безнең республикадан өч меңнән артык егет солдат булачак, шул исәптән Бөгелмә муниципаль районыннан – 100 егет.

Җирле комиссариатта шәһәр администрациясе, хәрби комиссариат, эчке эшләр органнары, мәгариф, мәшгульлек хезмәте, сәламәтлек саклау һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре составындагы чакыру комиссиясе үз эшчәнлеген активлаштырды.

Эш коронавирус инфекциясе таралуга юл куймаслык итеп алып барыла. Бу быелгы көзге чакырылышның төп үзенчәлеге, ди шәһәр һәм Бөгелмә районы хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов. – Хәрби комиссариатта гражданнарның бер үк вакытта күпләп булуын киметү максатыннан, хәрби хезмәткә чакыру пунктының эшләү регламентына үзгәрешләр кертелде. Мәсәлән, армиягә чакырыласы егетләр башка гражданнардан аерым кабул ителә. Элек чакырылыш комиссиясе төшкә кадәр эшләсә, хәзер егетләр башта медицина чаралары уза, аннары әңгәмә коралар. Моннан тыш, бинага керү урыннарында махсус постлар куелган, аларда махсус журналга язылу белән килгән термометрия үткәрелә һәм антисептик белән кулларны эшкәртәләр. Хәрби комиссариатта социаль дистанцияне үтәгән хәлдә һәм саклану чараларында гына булырга мөмкин. Һәр ике сәгать саен бүлмәләр җилләтелә, көненә ике тапкыр биналарга дезинфекция ясала. Хезмәткәрләр һәм хезмәткә чакырылучылар кирәк кадәр антисептиклар, битлек һәм перчаткалар белән тәэмин ителгән.

Быелгы чакырылыш кампаниясендә, узган еллардагы кебек үк, югары һәм урта махсус белемле гражданнарга игътибар биреләчәк. Шулай ук хәрби-исәп белгечлеге буенча әзерләнгән хәрби хезмәткә чакырылучылар аерым күз уңында тотыла. Бу юлы алар өчәү: егетләр Түбән Кама “ДОСААФ” автомәктәбендә махсус укып, “В” һәм “С” категорияле машина йөртүче таныклыклары алдылар.

Хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле егетләрнең сайлау хокукы сакланган: ике яки өч елга контракт буенча яки 12 айга вакытлы хезмәткә бара алалар. Бу, беренче чиратта, югары белемле яки урта һөнәри уку йортын тәмамлаган егетләргә кагыла. Быел 14 бөгелмәле көллият, техникум һәм югары уку йортыннан соң хәрби частьләргә китте һәм контракт буенча хезмәт итәләр. Хәзерге вакытта тагын өч егет беренчел сайлап алу уза. Сүз уңаенда, контрактниклар берничә бонуска ия, шул исәптән, гаскәрләрнең төренә һәм хәрби вазыйфасына бәйле рәвештә, акчаның төшемле булуына. Аларга медицина тәэминаты, торак сатып алуга ташламалар һәм башка өстенлекләр бирелә. Әйтергә кирәк, контрактчылар саны елдан-ел арта бара. Бәлки, Россия армиясе профессиональ хәрбиләрдән генә торыр көн дә ерак түгелдер инде. Моңа мисал – чик буе гаскәрләрендә хезмәт итү, анда ашыгыч хезмәткә чакырылган бер генә солдат та юк.

Бөгелмәнең күпчелек егетләре коры җир гаскәрләренә хезмәт итәргә китә, кайберләре милли гвардия сафларын тулыландыра, кайберләре Ватан алдындагы бурычларын хәрби-диңгез флотында үти. Егетләрнең бер өлешен хәрби-космик гаскәрләргә, ВДВ һәм башка бүлекчәләргә бүләчәкләр. Берничә егетебез Свердловск өлкәсенең Лесной шәһәрендә һәм Удмуртия Республикасының Кизнер бистәсендә урнашкан шефлыкка алынган частьләргә, аерым инженер-сапер полкына озатылачак. Президент полкында   хезмәт итү мөмкинлегенә өмете булган бердәнбер бөгелмәле – Никита Яковлев.

Миңа беренче номерлы постны ышанып тапшыруларына мин бик шат, – ди егет. – Медицина комиссиясен һәм чакырулары ихтимал булган часть вәкилләре белән әңгәмәне уздым инде. Барысы да әйбәт булса, контракт буенча хезмәт итәргә һәм хәрби училищега укырга керергә җыенам. Моның өчен физик яктан да әзерләндем, грек-рим көрәше белән шөгыльләндем. Бу күнекмәләр миңа киләчәктә кирәк булыр дип уйлыйм.

Ә менә мине хәрби хезмәткә чакыру комиссиясендә милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәте частена алдылар, – дип, фикерләре белән уртаклашты булачак солдат Владислав Елисеев. – Дөресен генә әйткәндә, миңа, кая эләксәм дә, барыбер. Армиягә аңлы рәвештә, үзем теләп барам, Конституцион бурычымны үтисем килә, аннары өйгә кайтып, тимер юлга эшкә урнашырга телим. Мин тепловоз машинисты ярдәмчесенә укыдым, тик бер генә сәфәргә дә чыгарга өлгермәдем әле. Армиядән соң барысына да җитешермен дип уйлыйм, машинистлыкка өйрәнәсем килә.

Республика җыелма пунктына беренче озату киләсе җомгага – 16 октябрьгә планлаштырылган. Моның алдыннан һәр призывник коронавирус инфекциясенә тест узачак, ә Казанда кабат экспресс-тест үткәрәчәкләр. Егетләр һәм аларны озатып баручылар юлда һәр ике сәгать саен битлекләрне алыштырачаклар. Татарстан башкаласында аларны башка егетләрдән аерым урнаштырачаклар. Җыелма пунктта көндәлек форма комплектлары, шәхси гигиена чаралары җыелмасы тапшырылачак. Аларга рядовой яки матрос исемнәре бирелгәч, ашыгыч хезмәт башланачак. Егетләр хәрби частьләргә китә. Сүз уңаенда, Ватанны саклаучыларның барысы да акча алу өчен банк электрон картасына ия булачак – аена 2 мең сум күчереләчәк. Ятимнәргә 1 мең сумга күбрәк акча күчерәчәкләр һәм аларны кәрәзле телефоннар белән тәэмин итәчәкләр. Шулай ук республика акчасы хисабына барлык призывникларга да хезмәт итү урынына күчү вакытында телефон элемтәсе өчен 200 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү кайтарылачак. Шунысы да игүтибарга лаек: солдатка кесә телефоннарына ия булу тыелмаган, тик алар фото- һәм видеокамералардан башка булырга тиеш. Хәрби частькә килгәч, егетләрне ике атналык карантин көтә. Алар башка хәрби хезмәткәрләрдән аерым торачак.

Әлеге кампания кысаларында, армиягә Бөгелмә шәһәр хәрби комиссариатыннан быелгы соңгы озату декабрьнең икенче декадасына планлаштырылган.

Сергей БРЮХАЧЕВ  

ФОТО: Сергей БРЮХАЧЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса