Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә районында тантаналы рәвештә фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Бәйрәм алдыннан Бөгелмә муниципаль районының Ключи авыл җирлеге территориясендә фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы узды.

 Ачылу тантанасында муниципаль район башлыгы Линар Закиров һәм “Бөгелмә үзәк район хастаханәсе” ДАССУ баш табибы Рим Амеров катнашты.

Ачылу тантанасында хөрмәтле кунаклар арасында сәламәтлек саклау тармагы ветераны Эльмира Раил кызы Вәлиуллина да катнашты. Эльмира Раил кызы Чирково авылында 24 елдан артык фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып эшләгән. Нәкъ менә ул, һава шартларына карамастан, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авылдашларына ярдәмгә ашыккан.

Сәламәтлек саклау системасында күпьеллык намуслы хезмәте, халыкның сәламәтлеген саклаудагы казанышлары өчен аны «Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы» истәлекле билгесе белән бүләкләделәр.

Мәгълүмат һәм фото - Бөгелмә муниципаль районы порталыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса