Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә районында Солтановлар гаиләсе бриллиант туйларын билгеләп үтте

Фәһимә Абдулла кызы һәм Камил Хуҗа улы Солтановлар гаиләсенә нәкъ 60 яшь тулды.

Фәһимә Абдулла кызы белән Камил Хуҗа улы Солтановлар гаиләсенә нәкъ 60 яшь тулды. Юбилярлар зур һәм тату гаиләләре белән бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. 

Бу парның танышу тарихы 1957 елда башлана. Камил Хуҗа улы Бөгелмә станциясенең тимер юлында машинист булып эшли. Азнакай районының Чалпы авылыннан Фәһимә дә, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Бөгелмә шәһәренә килеп, тимер юлга эшкә урнаша. Бер-берсен якын итеп, яшьләр очрашып йөриләр, күп вакытларын бергә үткәрәләр һәм тиздән бер-берсе белән карашларының бик тә туры килүен аңлыйлар. 

1960 елның 16 мартында бу матур яшь пар Татарстан АССРның Бөгелмә шәһәре ГХАТ бюросында никахларын терки. Алар өч бала тәрбияләп үстерәләр, хәзер инде кадерле әби-бабайның җиде оныклары һәм биш оныкчыклары бар. 

Камил Хуҗа улының гомуми хезмәт стажы 58 ел тәшкил итә. Лаеклы ялга чыккач та, җәмәгать эшләрендә актив катнашып яши, күп еллар Бөгелмә районы ветераннар советы җитәкчесе булып тора. “Хезмәттәге казанышлары өчен”, “Хезмәт ветераны” медальләре, 16 юбилей медале, “Мактау билгесе” ордены белән бүләкләнгән, ТАССРның атказанган транспорт хезмәткәре, Бөгелмә шәһәренең Мактаулы гражданины. 

Фәһимә Абдулла кызы 37 ел дәвамында күптармаклы төзекләндерү предприятиесендә баш хисапчы булып эшли, хезмәт ветераны. 8 февраль көнне үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 

ГХАТ бүлеге белгечләре гаилә парына ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге теләделәр, никах турында юбилей таныклыгы һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Рөстәм улы Закировның Котлау хатын тапшырдылар.  

Күркәм традиция буенча, озын гомер юлы кичкән, бриллиант туйгача җитәкләшеп килеп җиткән соклангыч күркәм пар Бөгелмә шәһәренең Мактаулы гаиләләре китабына үз имзаларын куйдылар. 

Бөгелмә муниципаль районы порталыннан 

Роза ЙОСЫПОВА тәрҗемәсе 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса