Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмә районында шикәр чөгендерен җыю тәмамланды

Аграрийларның төп максаты – көзге кыр эшләрен вакытында тәмамлау.

Районда урып-җыю эшләре тәмамланып килә. Барлыгы 95 001 тонна ашлык суктырылды. Быел бөртекле һәм кузаклы культуралардан җыелган уңыш моңа кадәр күрелмәгәнчә югары булды, бөртеклеләрнең уртача уңышы гектардан 29,4 центнер тәшкил итте.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, шушы көннәрдә Бөгелмә   районы игенчеләре шикәр чөгендере алуны төгәлләделәр.

Бөгелмәдәге җаваплы затларның бүгенге бурычы – көзге һәм сабан культураларының чәчүлек орлыкларын тулы күләмдә әзерләүне тәэмин итү, аларны вакытында эшкәртү һәм чәчү сыйфатын тикшерү, көзге кыр эшләрен төгәлләү.

Фото: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса