Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә районында сабан культураларын чәчүгә керештеләр.

Үзсаклану режимы чәчү кампаниясен уздыруга йогынты ясый алмады, ә менә иртә килгән яз үз төзәтмәләрен кертте.

Әмма язгы кыр эшләренең темплары әлегә мактанырлык түгел. Моның сәбәбе – табигатьнең чираттагы көйсезлекләре. 
– Быел игенчеләр басуларга 26 мартта чыкты, – дип сөйләде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илдар Исмәгыйлев. – Игенчеләр 6 452 гектар мәйданда – уҗым культураларын, шулай ук 11 500 гектарда күпьеллык үләннәрне вегетация чоры башланганчы азотлы ашламалар белән тукландыруны төгәлләделәр. Хәзер дым каплату бара. Моннан тыш, механизаторлар төрле үләннәрне, пар һәм туңга сөрелгән җирләрне, уҗым культураларын тырмалауны тулысынча башкардылар. Сабан культураларын 36 530 гектарда чәчәргә кирәк, әле бу – башка авыл хуҗалыгы җирләрен исәпкә алмыйча. Быел бөртеклеләрнең өлеше ун мең гектарга диярлек арткан. Шуңа бәйле рәвештә, техник культуралар игелә торган җирләр кимегән. Терлекләр өчен азык мәйданнарын арттыру максатыннан, күпьеллык үлән басулары оптимальләштерелде. 2020 ел уңышы өчен район хуҗалыкларында 2 160 тоннадан артык ашлама, ягъни һәр гектарга 42 килограмм исәбеннән тәэсир итүче матдә җыелган. Бу узган чәчү кампаниясенең шушы чорына карата 18 килограммга артыграк исәптә. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре минераль ашламалар кайтаруларын дәвам итәләр, алар үз алдына гектарына 60 килограммга кадәр тәэсир итүче матдәне туплау һәм куллану бурычын куйдылар.
Яңгырлар һәм минус температурасы басуларда югары җитештерүчәнлекле эш алып барырга мөмкинлек бирмәсә дә, Бөгелмә аграрийлары иртә сабан һәм азык культураларын чәчүне әкренләп арттыра баралар. Җаваплылыгы чикле “Колос” җәмгыяте авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 100 гектарда бөртекле катнашма чәчтеләр. “Подгорный” җәмгыяте игенчеләре дә уз хуҗалыклары киңлеклерен иңли башлады. Аларга бодай, арпа, солы, карабодай кебек культураларның киләчәк уңыш нигезен саласы бар. Игенчеләр тәүлек буе эшли. Барлыгы ун механизатор хезмәт куя, алар барысы да бай эш тәҗрибәсенә ия һәм, һава шартлары уңай булган очракта, кыска вакыт эчендә сабан культураларын чәчүне төгәлләргә әзерләр. – Кызганыч, яңгырлар комачаулады, – ди Подгорныйдан Алексей Мерзляков. – Техниканы да вакытында әзерләгән идек, ягулык та бар, орлыклар дә әзер, ә менә җир юеш. Аның кипкәнен көтәргә, шунан соң гына эшкә керешергә туры килә.
– Сүз дә юк, һава торышы эшкә аяк чалды, – дип өсти стажлы игенче, аның авылдашы Максуд Матчанов. – Әмма борчылырга кирәкми. Яз көз түгел. Кояш чыккач, туфрак тиз  җитлегә, без тоткарланганны куып җитәрбез.
Сөрүлек җирләренең иң күбесе “Северная Нива Татарстана” җәмгыяте өлешенә туры килә. Бу авыл хуҗалыгы предприятиесе карамагында – 32 мең гектар уңдырышлы туфрак. Нигездә, биредә азык культуралары игәләр, чөнки сөт җитештерүне үстерәләр. Савым сыерлары көтүе өчен күп күләмдә сусыл һәм тупас азык таләп ителә. Сүз уңаенда, кышын биредә 806 тана кайтарылган. Ай ахырына алар бозаулый башлар дип көтелә, май аенда тагын – 46, июньдә 150 бозау өстәлергә тиеш. Бозаулар өчен мәйданчык әзерләделәр, махсус өйләр кайтарттылар. Хуҗалык штатта каралган белгечләр һәм терлекчеләр белән тәэмин ителгән.
– Сабан культураларын чәчүгә 15 апрельдә үк чыктык, әмма яңгырлар эшне туктатты, – ди “Северная Нива Татарстан” җәмгыятенең дүртенче бүлекчәсе агрономы Сергей Бадулин. – Басуда күпме вакыт эшлибез, ә чынлыкта әллә ни эш майтарылмады әле. Әмма һава шартлары рәтләнү белән барысы да үз урыннарына басар дип уйлыйм, кыска вакыт эчендә чәчү тәмамланачак. Техника яңа, алар тәҗрибәле игенчеләр Сергей һәм Александр Мерзляков, Максим Шанцев, Сергей Сорокин, Виктор Заказчиковка һәм башка механизаторларга ышанып тапшырылды.
Сүз уңаенда, әлеге хуҗалык игенчеләре 500 гектар борчак һәм 20 гектар күпьеллык үлән чәчкәннәр инде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чәчү кампаниясе башланыр алдыннан, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов катнашында “Техниканың 2020 елгы язгы кыр эшләренә әзерлеге” республика смотр-конкурсы узды. Комиссия әгъзалары техниканың әзерлеген, ресурсларның җитәрлек булуын, хезмәтне саклау шартларын, кадрлар белән тәэмин ителүне, янгын куркынычсызлыгын тикшерделәр. Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны – “Северная Нива Татарстан” ҖЧҖ, икенче урынны – Муса Җәлил исемендәге авыл хуҗалыгы берләшмәсе, өченче урынны «Подгорный” ҖЧҖ алды.
Быел Бөгелмә районында язгы кыр эшләренә 160 трактор, шул исәптән 35 энергиягә бай техника берәмлеге, 38 чәчү комплексы, 44 универсаль чәчкеч җәлеп ителгән.

Сергей БРЮХАЧЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса