Бөгелмә районында кызу чорга әзерлек бара
Яз акрынлап үз хокукларына керә. Тиздән безнең район аграрийлары язгы кыр эшләренә керешәчәк. Бөгелмә муниципаль районында 2019 елгы чәчү кампаниясенә әзерлек турында авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Исмәгыйлев хәбәр итте.
2019 елда агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре алдында зур һәм җаваплы бурычлар тора, шуларның берсе – язгы кыр эшләрен уңышлы уздыру.
- Кыр эшләре турында сөйләгәндә, беренче чиратта, көзге культураларның потенциалы турында әйтеп китмичә булмый. Алар барлыгы 5 208 гектар мәйданда чәчелде. Бу гомуми чәчү җирләренең 9,4%ын тәшкил итә. Безнең алда язгы чорда көзге бөртекле культураларны саклап калу һәм югары уңыш алу өчен чаралар күрү бурычы тора. Моның өчен районда ашлама запасы булдырылды – бүгенге көндә 2 168 тонна азотлы ашламалар сатып алынды. Бөгелмә җирләрендә төп чикләүче фактор – ул дым, дип билгели авыл хезмәтчәннәре. Быел ул җитәрлек. Көз көне бер метр катламда 211 мм дым булган. Кар күп яуганлыктан, ул, былтыргы дәрәҗә белән чагыштырганда, югарырак булачак дип көтелә. Әмма төп бурыч – аны максималь рәвештә саклап калу. Вакытында тырмаларга керешергә, ә туфрак өлгергәч, 2-3 көн эчендә төгәлләү өчен тәүлек буе эшләү режимына күчәргә кирәк булачак, - дип билгеләп үтте Илдар Исмәгыйлев.
Билгеле булганча, Бөгелмәгә яңа инвестор килде. “Эко Нива” компаниясе ярдәмендә районда авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеген арттыруга һәм сыйфатын күтәрүгә өметләр зур.
Безнең муниципаль районы территориясендә 13 100 баш савым сыерга исәпләнгән өч сөт комплексы төзү планлаштырыла. Беренчесен төзергә инде май аенда керешәчәкләр. Ул Наратлы авылы җирләрендә урнашачак. Анда 3 550 баш савым сыеры асрау планлаштырыла.
2018 елда әлеге объектлар төзү өчен мәйданчыклар билгеләнгән, җир кишәрлекләренә хокук бирүче документлар һәм проект-смета документлары рәсмиләштерелгән. 4 000 гектар мәйданда инде күпьеллык үләннәр чәчелгән. Бүгенге көндә әлеге инвесторга 29 650 гектар мәйдан район җирләре тапшырылган, бу барлык сөрүлекләрнең 43%ын алып тора.
2019 елда сабан культуралары 42 160 гектар мәйданга чәчеләчәк, шул исәптән бөртекле культуралар – 25 766, техник культуралар – 4 200, шулардан көнбагыш – 3 650, шикәр чөгендере – 200, терлек азыгы – 12 181 гектар, шуның 3 229 гектары – кукуруз, 8 271 гектары – күпьеллык үләннәр.
Район игенчеләренең төп бурычы булып, шәһәр һәм район халкын оны, ярма һәм макарон продукциясе белән тәэмин итү өчен югары сыйфатлы ашлык җитештерү тора.
- Язгы кыр эшләре һәм чәчү кампаниясе вакытында көздән җыеп аласы уңышка нигезе салына. Бу чорда хата җибәрергә ярамый, чөнки алар өстәмә тырышлык һәм чыгымнар таләп итәчәк. Агымдагы елның 2 мартында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов катнашында 2018 елда авыл хуҗалыгы тармагы эшенә йомгаклар ясалды, эштәге җитешсезлекләр һәм уңай күренешләр анализланды, авыл хуҗалыгы җәмгыяте җитәкчеләре язгы кыр эшләренә әзерлек белән таныштырды һәм эш планнары кабул ителде. Барлык хуҗалыкларда да язгы чорда башкарыласы эшләр планга салынган. 13 март көнне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе район хуҗалыкларында техниканың язгы эшләргә әзерлеген тикшерде. Комиссия тарафыннан әйтелгән тәкъдимнәр үтәлде. Бүгенге көндә язгы чәчүдә катнашучы тракторларны, туфрак эшкәртү, агулау һәм чәчү машиналарын һәм коралларын ремонтлау төгәлләнде, - дип белдерде Илдар Исмәгыйлев.
Яз – авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен шактый киеренке вакыт. Әмма тырышлыклары, хезмәт сөючәнлеге һәм осталыклары белән алар язгы кыр эшләрен сыйфатлы итеп башкарып чыгарлар дип ышанабыз.
Фотолар авыл хуҗалыгы идарәсе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа