Бөгелмә районында коронавирус белән авыруның тагын бер очрагы теркәлгән
Шулай ук күрше Әлмәт районында авыруның – 5 һәм Лениногорскида 1 очрагы ачыкланган.
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 45 яңа очрагы мәгълүм булган.
Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
«Бер кеше коронавирусны читтә йоктырган, 44 очракта авыру башка чирлеләр белән аралашу нәтиҗәсендә йоккан. Унбер пациент хастаханәдә, калганнары өйдә дәвалана», – диделәр матбугат хезмәтендә.
18-30 яшьлекләр арасында – 7, 30-50 яшьлек – 24, 50-60 яшьлек – 4, 60-70 яшьлек – 6, 70-80 яшьлек 3 кеше коронавирус белән авырган. Чирләп китүчеләр арасында 18 яшькә кадәр булган бер бала да бар.
Авыручылар саны буенча Казан беренче урында тора, монда 25 кеше авырган. Әлмәттә – биш, Яр Чаллыда дүрт очрак теркәлгән. Аксубай, Бөгелмә, Биектау, Лаеш, Лениногорск, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе, Тукай, Ютазы районнарында берәр авыру очрагы теркәлгән.
Диагностика башланганнан бирле, республикада «коронавирус инфекциясе» 7 856 тапкыр куелган. 6 741 пациент дәваланган, шул исәптән 8 кеше – узган тәүлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа