Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмә районында авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре белән очрашу узды

Акбаш күпфункцияле үзәге хезмәткәрләре, “Синең кешеләрең – Татарстан. Хроника йөзләрдә” проектын гамәлгә ашыру кысаларында, хезмәт сөючән кеше, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Владимир Георгиевич Александров өчен бәйрәм әзерләделәр һәм үткәрделәр.

Залга Владимир Георгиевичның туганнары, хезмәттәшләре, балалары һәм оныклары җыелды. Сәламләү сүзе белән Акбаш авыл җирлеге башлыгы Рәзгать Тәлгать улы Хуҗиев чыгыш ясады. Җитәкче Владимир Георгиевичның хезмәт сөючәнлеген һәм фидакарьлеген билгеләп үтте. Ире һәм әтиләре турында мәхәббәт һәм наз белән аның хатыны һәм балалары сөйләде. Бөгелмә аграр көллиятенең уку эшләре буенча директор урынбасары Анатолий Владимирович Воробьев, Акбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Гөлнур Камил кызы Мадъярова һәм аның хезмәттәшләре – совхозның элеккеге хезмәткәрләре дә аның хезмәтләренә дан җырладылар. 

Барлык катнашучылар өчен иҗат коллективлары һәм үзешчән сәнгатьнең аерым солистлары катнашында концерт программасы тәкъдим ителде.

Т. ТРИФОНОВА, Акбаш күпфункцияле үзәге мөдире.

Рәмзия Сыраева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса