Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә районында 12 ел эчендә күпфатирлы йортларда капиталь ремонтны гамәлгә ашыру чорында 656 йорт ремонтланган

Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә “Торак-коммуналь хуҗалык департаменты” МУП директоры Илдар Бадыйков хәбәр итте.

Киңәшмәне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров үткәрде.

Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча республика масштаблы программасы Бөгелмәдә 2008 елдан бирле тормышка ашырыла. 12 ел эчендә 656 йортка капиталь ремонт ясалды, бу ихтыяҗның 75,2 процентын тәшкил итә. Башкарылган капиталь ремонт 2,6 миллиард сум тәшкил иткән. Программаны гамәлгә ашыру вакытында 65 меңнән артык кеше торак шартларын яхшырткан. Бөгелмә муниципаль районында барлыгы 872 күпфатирлы йорт бар.

2019 елда программаны гамәлгә ашыруга 189,5 миллион сум җибәрелгән. 47 йортта ремонт ясалган, шуларның 81 проценты - шәһәрдә урнашкан йортлар, ә 19 проценты районда.

2020 елда 46 объектта эшләр башкару планлаштырыла, финанслауның гомуми күләме 216,2 миллион сум. Эшләр башкарганда энергия саклау чараларын үтәүгә аерым игътибар биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса