Бөгелмә районының тотрыклылыгы киләчәккә юл ача
Икътисадый яктан Россиядә иң көчле төбәкләрнең берсе булган Татарстан илебездә барган икътисадый кризис шартларында да тотрыклылык һәм икътисадның хәрәкәттәге үсеш үрнәге булып тора. Россиядә шактый катлаулы шартларга да карамастан, Татарстан "Стратегия - 2030" (2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе) тарафыннан билгеләнгән максатка ышанычлы атлый - көндәшлеккә глобаль сәләтле...
Икътисадый яктан Россиядә иң көчле төбәкләрнең берсе булган Татарстан илебездә барган икътисадый кризис шартларында да тотрыклылык һәм икътисадның хәрәкәттәге үсеш үрнәге булып тора. Россиядә шактый катлаулы шартларга да карамастан, Татарстан "Стратегия - 2030" (2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе) тарафыннан билгеләнгән максатка ышанычлы атлый - көндәшлеккә глобаль сәләтле тотрыклы төбәк позицияләрендә ныклап урнашты. Татарстан - кеше капиталының, институтларның, инфраструктураның, икътисадның, тышкы интеграциянең (Россиянең үзәк Евразия төбәге) һәм эчке пространствоның үзара тыгыз бәйләнештә үсешенең сыйфаты буенча лидер; алда бара торган темплар белән үсә торган, халыкара эш бүленешенә югары дәрәҗәдә кушылган регион санала.
Мәсьәләләрне ачык билгеләү һәм аларны тормышка ашыруга комплекслы һәм системалы якын килә белү сизелерлек нәтиҗәләр бирә. Төп макроикътисад күрсәткечләре буенча Татарстан, һәрвакыттагыча, Россия Федерациясендә лидер-төбәкләр рәтендә бара. Тулаем төбәк продукты күләме буенча безнең республика РФ субъектлары арасында лаеклы рәвештә 6 нчы урынны били. Берничә мисал: Россия өчен уникаль булган IT-технологияләргә специальләшкән "Иннополис" икътисад зонасы искиткеч зур тизлекләр белән үсә; Татарстанда гына түгел, федераль әһәмияткә ия булган Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры -- Россия Федерациясендә дә үсешнең иң югары нокталарының берсе. Бүгенге көндә биредә "Алабуга" икътисад зонасы аерым урынны алып тора. Биш ел элек кенә биредә 5 резидент булса, бүген - 50. Ул иң нәтиҗәле эшләүче икътисадый зона санала.
Стратегиядә инвестицияләр төп урынны алып тора. Соңгы биш елда гына да аның күләме 2,5 триллион сумнан да артып киткән. Санкт-Петербургта узган икътисадый форумда Россия субъектларының инвестицияләр климаты милли рейтингында безнең республика 1 нче номерлы дип аталды. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте һәм республика җитәкчелеге һәм Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның икътисадый эшчәнлегенә югары бәя бирде.
Бөгелмә муниципаль районы да бу юнәлештә тотрыклылык саклый. 2016 елның ярты елы эчендә шәһәр оешмалары 7,1 миллиард сумга продукция җитештергән һәм, шул рәвешле, республикалда 13 нче урынга күтәрелгән. Бу - яхшы күрсәткеч. Районыбызда да алга китеш сизелә. Анда азык-төлек җитештерү 5,8 процентка арткан.
- Киләчәктә бу сан тагын да күбәер дигән өмет бар. Чөнки районыбызга инвесторлар килде. Мәсәлән, "Аликарт" җәмгыяте бездә көнбагыш мае җитештерә. Әлегә аның эше, продукция, көнбагыш булмау сәбәпле, туктатылган. Бер айдан соң эшкә янә керешәчәкләр. Ә быел ачылган "Племпродукт" кошчылык комплексы, шик тә юк, яхшы нәтиҗәләр бирәчәк. Безнең район өчен бу - бик әһәмиятле объект. Беренчедән, яңа эш урыннары барлыкка килде, икенчедән, җирле бюджет кереме дә артачак дигән сүз, - ди Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров.
- "Племпродукт" җәмгыяте карамагында кошчылыкта 420 эш урыны булдырылды. Биредә елына 75 мең баш ит тавыгы үстерергә, 120 миллион данә инкубациягә яраклы йомырка җитештерергә җыенабыз. Ә инкубациягә керми калган йомыркалар сатуга чыгарылачак. Елына шәһәр бюджетына 9 - 12 миллион сум акча кереп барачак, - ди җәмгыять директоры Владимир Ефременков.
Территорияләр үсеше Татарстан Республикасының өстенлекле юнәлештәге төп стратегиясе булып тора. Әлеге стратегия нигезендә, халыкның тормыш шартларын уңай якка үзгәртү алгарышлы, беренче бурыч итеп куелган.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА,
Әлфия МОСТАФИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа