Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә районының Карабаш бистәсенә – 60

Тарих - бик үзенчәлекле әйбер: алты дистә ел эчендә кечкенә генә торак пункттан бик матур, төзек бистә барлыкка килгән. Карабаш - Бөгелмә районы горурлыгы. Ул көннән-көн үсә, ямьләнә, гүзәлләнә. Биредә талантлы укытучылары белән дан тотучы мәктәпләр, балалар бакчалары бар, поликлиника, спорт-сәламәтләндерү комплексы, мәчетләр, мәдәният йорты эшли. 26 август көнне Карабаш...

Тарих - бик үзенчәлекле әйбер: алты дистә ел эчендә кечкенә генә торак пункттан бик матур, төзек бистә барлыкка килгән. Карабаш - Бөгелмә районы горурлыгы. Ул көннән-көн үсә, ямьләнә, гүзәлләнә. Биредә талантлы укытучылары белән дан тотучы мәктәпләр, балалар бакчалары бар, поликлиника, спорт-сәламәтләндерү комплексы, мәчетләр, мәдәният йорты эшли.

26 август көнне Карабаш бистәсе үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәмдә почетлы кунаклар: Бөгелмә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров, ТР муниципаль берәмлекләр Советы ассоцияциясе рәисе Минсәгыйть Шакиров, "Татнефть" җәмгыятенең социаль үсеш һәм кадрлар эше буенча генераль директор урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, "Лениногорскнефть" газ һәм нефть чыгару идарәсе начальнигы Рафаэль Нурмәхәммәтов һәм башкалар катнашты.

Карабаш авылы тарихы бик борынгы чорларга барып тоташа. Моны бистәдәге 8 зират раслый. Аларның берсендә, риваятьләргә караганда, 1654-1656 елларда чума авыруыннан үлгәннәрне җирләгәннәр.

Шул ук риваятьләр буенча, монда табылган элекеге заман кирәк-яракларын исәпкә алсаң, беренче күчеп килүчеләр болгарлар булган. Алар Карабаш (Карбыш) җитәкчелегендә, Караул тавы итәгендә Болгар дәүләтен яклау өчен ныгытма төзиләр. XVIII гасыр башында авылга казак гаиләләре күчеп килә. Патша хөкүмәте аларга әйләнә-тирәне саклау вазифаларын йөкли. Соңрак Казан губернасы татарлары күчеп килә.

1917 елдагы Октябрь революциясе яңа иҗтимагый мөнәсәбәтләр булдыра. Гражданнар сугышыннан соң Карабашта потребкооперация оеша. Иркен авылында җир эшкәртүчелек барлыкка килә. 1930 елда беренче колхоз оеша. "Үзәк" колхозында 12 җир эшкәртү, 1 яшелчә бакчасы һәм 1 төзекләндерү бригадасы эшли. 1935 елда кырга беренче трактор чыга, аның белән Карабаш кешесе Г. Х. Әһлиуллин идарә итә. Авылга ут һәм радио кертелә. 1937 елда йөк машиналары һәм комбайннар кайтарыла.

Илдә барган тарихи вакыйгалар Карабашны да читләтеп үтми. Екатерина патшабикә заманында авыл тирәсендә Емельян Пугачев гаскәрләре була.

Карабашлылар шулай ук 1812 елгы Ватан сугышында да катнаша. Латыйп, Гарифулла, Җиһангир, Әхмәткәрим, Габдерәшит, Мотаһир һәм башкалар батырлыклары өчен бүләкләнә.

Бөек Ватан сугышы башлангач, авылга Ленинградтан, Белоруссиядән һәм Украинадан эвакуацияләнгән кешеләр күчеп килә. Карабаштан - 632, Иркеннән - 117 кеше фронтка китә, аларның 327се яу кырында ятып кала.

Авыл тормышындагы аеруча зур үзгәрешләр XX гасырда башлана. Авылның йөзен тулысынча үзгәртүче дата - 1950 ел. Бу чорда авыл тирәсендә беренче нефть скважинасын бораулыйлар. Карабаш санаулы айлар эчендә авылдан эшчеләр бистәсенә әверелә. Нефтьчеләр бирегә Советлар Союзының барлык почмакларыннан - Бакудан, Грозныйдан, хәтта Сахалиннан да агыла. Нефть каланчалары һәм Карабаш җиреннән алынган беренче тонна кара алтын белән бергә, бистә халкы да арта, ике, өч катлы йортлар торгызыла,

Бүгенге көндә Карабаш үсештә. Биредә ел саен федераль һәм республика программалары тормышка ашырыла, "Татнефть" җәмгыяте компаниясе тарафыннан шактый ярдәм күрсәтелә, боларга бәйле рәвештә, бистә тагын да төзекләндерелә һәм матурлана. 2017 елда Карабашта мөһим социаль проект тормышка ашырыла башлады. Нефть тармагы хезмәткәрләре өчен ипотека программасы буенча 40 шәхси йорты төзелә.

Бу - "Татнефть" җәмгыятенең "пилот проекты". Хезмәткәрләр йортның хакын социаль ипотека шартлары буенча түли. Шул ук вакытта йортның смета хакы буенча яртысын "Татнефть" компаниясе түләргә алынган. Бәйрәм көнне йорт ачкычлыраны 12 гаиләгә тапшырдылар. Рамиль Шиһапов гаиләсе дә ачкыч алучылар рәтендә. Ул "Лениногорскнефть" газ һәм нефть чыгару идарәсенең газ цехында эшли.

- Бу бүләк өчен мин рәхмәтлемен. Йортта бар уңайлыклар бар. Аның үзебезнеке булуга хатыным Ләйсән дә, кызларыбыз: Камилә белән Карина да чын күңелдән шатлана, - ди Рамиль.

Нефтьчеләр Карбаш бистәсенә ярдәм итүдән туктамый. Ап-акка буялган Мәдәният йорты инде карабашлыларга елмаеп тора. Быел аңа "Татнефть" ярдәме белән капиталь ремонт ясадылар. Клуб үз ишекләрен декабрь аенда ачачак.

Бәйрәмнең төп өлеше «Нефтьче» стадионында узды. Биредә Карабаш бистәсе үсешенә өлеш кертүчеләрне бүләкләделәр, зур итеп концерт оештырдылар. Карабашлылар өчен ТР атказанган җырчысы Бәширә Насыйрова чыгыш ясады. Матур бәйрәм салют белән тәмамланды.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА, Ләйсән ЙОСЫПОВА.

Айгөл Шәрәфиева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса