Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә районындагы чәчү чоры планнары

Агымдагы елда Татарстанның агросәнәгать тармагына исәпләнгән бюджет акчаларын бүлгәндә, район һәм хуҗалыкларның махсус рейтингтагы урыннары исәпкә алына башлады. Кем күбрәк эшли , акчаны да шул күбрәк ала дигән сүз. Хәзер авыл хуҗалыгы тармагына исәпләнгән бюджет акчаларын һәр хуҗалыкка тигез итеп бүлү системасы туктатылачак. Бу хакта узган елның көзендә билгеле булган...


Агымдагы елда Татарстанның агросәнәгать тармагына исәпләнгән бюджет акчаларын бүлгәндә, район һәм хуҗалыкларның махсус рейтингтагы урыннары исәпкә алына башлады. Кем күбрәк эшли , акчаны да шул күбрәк ала дигән сүз. Хәзер авыл хуҗалыгы тармагына исәпләнгән бюджет акчаларын һәр хуҗалыкка тигез итеп бүлү системасы туктатылачак.

Бу хакта узган елның көзендә билгеле булган иде. Мондый карарга килү юкка түгел, билгеле. Бюджет акчалары тигез итеп бүленүгә карамастан, төрле хуҗалык төрле нәтиҗә күрсәтә.
Республиканың бюджет ярдәме быел минималь күләмдә һәр хуҗалыкка тигез итеп бүленәчәк. Ул рейтингка нигезләнеп эшләнә. Хуҗалыклар категорияләргә бүленгән. Мәсәлән, хуҗалык икенче категориягә кергән икән, бюджет акчалары - 20, беренче категориягә караган хуҗалыкларның акчасы исә 30 процентка күбрәк булыр дип фаразлана. Бөгелмә районы -- 3 нче категориядә.

Хәзерге вакытта Бөгелмә районы авыл хуҗалыкларында бар көчкә чәчү эшләренә әзерлек башланды. Алар алдында җитди бурычлар тора. 2016 елда 48 мең гектар җир эшкәртеләчәк. 33 мең гектар җиргә -- бөртекле, ә 9 мең гектарга техник культуралар чәчү планлаштырылган. Моннан тыш, Бөгелмә районы кырларына мал чөгендере, кукуруз, берьеллык үләннәр һәм мал азыгы утыртачаклар.

Язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен 330 миллион сум акча кирәк. Бу -- ягулык, ашлама, техникага запас частьлар һәм орлык сатып алу өчен каралган суммалар. Мәсәлән, язгы кыр эшләре өчен 904 тонна дизель ягулыгы,һәм 82 тонна бензин, чәчү өчен 7 921 тонна бөртекле культура кирәк, шуның 7 402 тоннасы район амбарларында саклана, калганын сатып алу сорала.

Кар эреп бетү белән кыр-басулар трактор гөрелтесенә күмеләчәк. Анда 140 техника һәм 23 чәчү комплексы эшләве күздә тотыла. Бүгенге көндә аграрийлар кредит алу, акча юнәтү мәсьәләләрен чишә, техника ремонтлау эшен төгәлләп килә.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса