Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә районында ятимнәргә йорт ачкычлары тапшырдылар

Изге көн дип, яңгыр да яуды 20 май көнне Бөгелмә районының Восточный авылында ятим балаларга йорт ачкычлары тапшырдылар. "Яшьләр урамы" дип атап, биредә ятимнәр өчен дәүләт программасы нигезендә, 4 йорт төзегәннәр. Җомга көнне эшләнгән изге гамәл бит -- тантаналы чара башлангач, яңгыр да явып үтте. Тик бу халыкның кәефен төшермәде,...

Изге көн дип, яңгыр да яуды

20 май көнне Бөгелмә районының Восточный авылында ятим балаларга йорт ачкычлары тапшырдылар. "Яшьләр урамы" дип атап, биредә ятимнәр өчен дәүләт программасы нигезендә, 4 йорт төзегәннәр. Җомга көнне эшләнгән изге гамәл бит -- тантаналы чара башлангач, яңгыр да явып үтте. Тик бу халыкның кәефен төшермәде, киресенчә, күтәрде. "Ятимнәрне өйле итү - изге эш бит", -- дип куанды Восточный халкы.

Бу көнне өй туйларын Татьяна Госманова, Илнар Сафиуллин, Анастасия Емельянова һәм Марина Апалькова билгеләп үтте. Марина Апалькова 12 яшендә әнисез калган. Балалар йортына ул энесе белән килеп эләккән. Бүгенге көндә 15 яшьлек энесе аның карамагында икән. "Без әбиебезнең йортында яши идек. Менә - шатлык. Хәзер үзебезнең өр-яңа йортыбыз бар. Монда яшәү өчен бар уңайлыклар да тудырылган. Йорт бер бүлмәле булса да, иң мөһиме, үзебезнеке. Аның янында гына бакча ясарлык җире дә бар. Мунча, сарай төзелгән. "Җырлап" яшәргә була. Шәһәргә дә ерак түгел. Хөкүмәтебезгә рәхмәт!" - ди Марина.

Тантаналы төстә ачкычлар тапшырганнан соң, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов үз чыгышында: "Безнең республикада, районыбызда 30га якын дәүләт программасы тормышка ашырыла. Ә менә бүгенгесен мин аерым чара дип атар идем. Чөнки бүген гади булмаган язмышлы балалар яңа тормыш ишеген ача. Аларга бәхет, шатлык телибез. 2013 елда старт алган программа нигезендә, республикада бүгенге көнгә 900гә якын ятим бала фатирлы булды. Бөгелмәдә исә быел тормыш шартларын 25 бала яхшырта алачак. Бүген аңа старт бирелде инде", -- диде.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса