Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә районында иң биек ноктаны билгеләделәр

Җәйнең матур бер көнендә Татар Димскәе авыл Советы бик кызыклы һәм белем өстәүче сәяхәт оештырды. Бу сәяхәт "Озын баскыч"ка, ягъни Татарстанның иң биек ноктасына иде. Татарстанның иң биек ноктасы - Бөгелмә - Бәләбәй калкулыгында урнашкан безнең Татар Димскәе авыл җирлегендә ул. Без, әлбәттә, моның белән горурланабыз. "Озын баскыч"ка мәктәп укучылары,...

Җәйнең матур бер көнендә Татар Димскәе авыл Советы бик кызыклы һәм белем өстәүче сәяхәт оештырды. Бу сәяхәт "Озын баскыч"ка, ягъни Татарстанның иң биек ноктасына иде. Татарстанның иң биек ноктасы - Бөгелмә - Бәләбәй калкулыгында урнашкан безнең Татар Димскәе авыл җирлегендә ул. Без, әлбәттә, моның белән горурланабыз. "Озын баскыч"ка мәктәп укучылары, авыл кешеләре еш кына сәяхәт кылалар.

8 июнь көнне без, авыл Советы, мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм укытучылары, гади авыл кешеләре, зур горурлык белән "Озын баскыч" янына җыелдык. Ул элеккечә агачтан түгел инде, "Озын баскыч" хәзер тимердән. Бүген монда Татар Димскәе авыл җирлеге Советы тарафыннан шушы иң биек нокта турында бик матур итеп мәгълүмат язылган күрсәтмә такта - билгеләмә утыртылды.

Очрашуда мөхтәрәм авылдашыбыз - тарих белгече, авыл тарихын туплап, "Димскәй" китабын чыгаручы, бик үзенчәлекле "Тораш" әсәре һәм башка күп кенә хикәяләр авторы Шафигуллин Фәрит Гаптелхак улы да катнашты. Ул балаларга "Озын баскыч" турында җентекләп сөйләде. Мондый баскычлар кую Болгар вакытыннан ук башланган булган. Алар ул чорда, беренче чиратта, күзәтү, хәбәр бирү пунктлары ролен уйнаган булса, тора-бара карталар төзегәндә дә кулланылганнар. Бу мәгълүматларны балалар бик зур кызыксыну белән тыңладылар. Фәрит Гаптелхак улы һәркем үткәннәр белән кызыксынырга, тарихны өйрәнергә, бигрәк тә үзенең авылы тарихын, нәселенең тамырларын белергә тиеш дигән фикерен җиткерде. Ул "Димскәй" китабын балаларга бүләк тә итте.

"Озын баскыч" тирәсендә табигать тә искиткеч матур: якында куе урман, тирә-якта шау чәчәктә утыручы зәңгәр кыңгыраулы, ап-ак чәчәкле алан. Авыл тарихын өйрәнергә бер этәргеч булган бу сәяхәт барыбызга да бик ошады һәм хәтерләрдә озак сакланачак. Әлеге сәяхәтне оештырган, "Озын баскыч" билгеләмәсен яздырып урнаштырган Татар Димскәе авыл җирлеге башлыгы Ринат Канәфия улы Галләмовка бик зур рәхмәт белдерәбез.

Роза РӘХМӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса