Бөгелмә районында - гадәттән тыш хәл режимы
Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән 2015 елның 1 июленнән республиканың 27 районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде.
Шул исәптән Бөгелмә районында да. Бу республикада торган корылыкка бәйле. Әлеге факт турында ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Яңгырлар кайбер районнарда яуган, әмма бөртеклеләрдә башак формалашу вакыты инде узган. Шул рәвешле, киеренке хәл килеп туган, корылык 2015 ел уңышына зыян салырга өлгергән. Хәзер авыл хезмәтчәннәренең төп бурычы - сыйфатлы терлек азыгы әзерләү. Бүгенге көндә республикада 460 мең тонна печән һәм 1,4 миллион тонна сенаж әзерләнгән. Бу планлаштырылганның 30 процентын тәшкил итә.
Бөгелмә районында печәнне беренче катка чабу инде тәмамланды. Шул рәвешле, маллар өчен 6 114 тонна печән, 12 500 тонна сенаж әзерләнгән. Кыр-болыннарда барлыгы 7 чапкыч эшли. Планлаштырылган мал азыгы әзерләү эше 75 процентка үтәлгән. Алдынгылар рәтендә: "Бөгелмә азык-төлек корпорациясе", "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалык һәм "Колос" җәмгыяте.
Авыл җирлекләре белән шәһәр оешмалары да мал азыгы әзерләүгә үз өлешен кертә. Алар яфраказык җыя. Бүгенге көндә әлеге төр мал азыгы 26,5 тоннага якын әзерләнгән.
Бу атнада Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе комбайннарны кабул итәчәк. Алда авыл хезмәтчәннәрен кайнар чор - 2015 ел уңышын җыеп алу вакыты көтә. Бөгелмә районы хуҗалыкларында барлыгы 82 комбайн бар. Алар 42,3 мең гектар җирдәге бөртеклеләрне 50 көн дигәндә җыеп алырга тиеш. Техниканың төзеклеген бездә 9 июльдә тикшерәчәкләр.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Руслан Җәләев фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа