Бөгелмә районында да малларга тире чире яный (+ФОТОЛАР)
Оренбург өлкәсе территориясендә 7 июльдә мөгезле эре терлекләрдә "нодуляр дерматит" дигән йогышлы авыру тапканнар. Беренче очрак Ташлы районында 19 баш терлектә, икенчесе Соль-Илецк районында шәхси хуҗалыкларда 12 терлектә теркәлгән. Нодуляр дерматит - терлекчелектә йогышлы авырулар исәбендә. Шул сәбәпле Татарстан чигендә ветеринар хезмәтләр үз постларын ачып җибәрде. Бөгелмә районында ул ике...
Оренбург өлкәсе территориясендә 7 июльдә мөгезле эре терлекләрдә "нодуляр дерматит" дигән йогышлы авыру тапканнар. Беренче очрак Ташлы районында 19 баш терлектә, икенчесе Соль-Илецк районында шәхси хуҗалыкларда 12 терлектә теркәлгән.
Нодуляр дерматит - терлекчелектә йогышлы авырулар исәбендә. Шул сәбәпле Татарстан чигендә ветеринар хезмәтләр үз постларын ачып җибәрде. Бөгелмә районында ул ике урында: Акбаш чиге чатында һәм Баулы чикләрендә урнашкан. Тикшерү посты Бөгелмә районына кертелә торган мал-туарны һәм азык-төлек (ит, сөтне) төялгән машиналарны тикшерә.
Мал-туарларда була торган әлеге йогышлы авыруларны вакытында белеп, тиешле чараларын күрмәсәң, аның бик зур икътисадый зыян китерүе ихтимал. Нодуляр дерматит авыруы ничек башлана? Лимфа системасы зарарлана, бизгәк тота, тире астындагы күзәнәкләр, эчке органнар җилсенә, шешенә, тиредә төерләр барлыкка килә, күз, тын юллары, ашкайнату системасы зарарлана. Терлектә авыру башлануга, аның аппетиты бетә, борыныннан соры төстәге лайла килә. Сыерның сөте куера, алсу төскә керә, җылытканда ул гель сыман сыекчага әверелә, тиресе бозыла, терлек үлә.
Ә менә яңа туган бозауларда нодуляр дерматитны ачыклау кыен. Аларның тиреләре бозылмый, бары эчләре китә, бизгәк тота. Бу авыру мөгезле эре терлекләрдә генә түгел, сарык, кәҗәләрдә дә булуы мөмкин. Кешегә исә бу чирнең йогу куркынычы янамый.
- Ветеринар тикшерү пунктлары Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Чирмешән, Норлат районы чикләрендә куелды. Әлеге чир черки тешләүдән, мал азыгыннан, судан йогарга мөмкин. Татарстанда әлегә бер очрак та теркәлмәде, - ди ТР Министрлар кабинетының Дәүләт баш ветеринария идарәсе Әлмәт бүлеге начальнигы Айрат Галимуллин.
- Бөгелмә районында барлыгы 6 300 баш мөгезле эре терлек теркәлгән, шуларның 2 300 савым сыерлары. Без нодуляр дерматит янавы турында халыкка да, фермерларга да, авыл хуҗалыгы җитәкчеләренә дә җиткердек. Бүгенге көндә безнең хезмәткәрләр авылларда тавык гриппыннан вакцинация ясап йөри, параллель рәвештә халыкка әлеге чир турында да хәбәр итәбез, кисәтмә кәгазьләре таратабыз.
Бу авыруны районга кертмәс өчен йорт хайваннары булган кешеләрнең бик сизгер, күзәтүчән булуы мөһим. Яңа мал сатып алу, аннан яшь үрчем алу, терлек сую, итен сату турында дәүләт ветеринария күзәтүе органнарына хәбәр итәргә кирәк, - ди ТР дәүләт район ветеринария оешмасының Бөгелмә начальнигы Руслан Сәйфетдинов.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа