Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмә районы язгы кыр эшләренә әзерләнә (+ФОТОЛАР)

Кичә Бөгелмә муниципаль районының җаваплылыгы чикләнгән "Рассвет" җәмгыяте базасында язгы чәчү эшләренә техниканың әзерлеген тикшерүгә багышланган семинар-киңәшмә үтте. Аның эшендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе һәм баш агрономы, "Россельхозцентр", "Ростехнадзор", авыл хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты. Быел язгы чәчү эшендә 156 трактор катнашачак, аларның 35е энергиягә бай. Шулай ук 31 чәчү...

Кичә Бөгелмә муниципаль районының җаваплылыгы чикләнгән "Рассвет" җәмгыяте базасында язгы чәчү эшләренә техниканың әзерлеген тикшерүгә багышланган семинар-киңәшмә үтте.

Аның эшендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе һәм баш агрономы, "Россельхозцентр", "Ростехнадзор", авыл хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.

Быел язгы чәчү эшендә 156 трактор катнашачак, аларның 35е энергиягә бай. Шулай ук 31 чәчү комплексы һәм 40 орлык чәчкеч кулланылачак. Бүгенге көнгә районның дым ябу агрегатлары - 100 процентка, чәчү комплекслары, тракторлар 98 процентка әзер.

Техниканы тикшерү киңәшмәсен ачып, Бөгелмә муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илдар Исмәгыйлев сүз алды: "Техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү һәрбер хуҗалыкта үткәрелә. Бүген әлеге эшкә старт бирдек - "Рассвет" җәмгыяте техникасын карыйбыз. Язгы чәчү эшләренең сыйфаты нәкъ менә техника торышыннан гыйбарәт", - диде ул.

"Техника ел дәвамында тик тормый - эштә. Мөгезле эре терлекләребез, атларыбыз бар. Кыш көне техниканың бер өлеше консервациядә торса, икенче өлеше малларны ашатуда хезмәт итте. Бүгенге көндә хуҗалыкның 8 тракторы да язгы чәчүгә тулысынча әзер. Шулай ук елдан-ел техниканы яңартып, арттырып торырга да тырышабыз, якын арада тагын бер чәчкеч сатып алырга планлаштырабыз. Чәчү эшләре 3,5 мең гектар җирдә үткәрелергә тиеш. Әлеге мәйданны 10-15 көндә эшләп бетерергә планлаштырабыз", - дип белдерде "Рассвет" җәмгыяте диреторы Валерий Токарев.

"Рассвет"ның техникасы "Гостехнадзор" район инспекциясенең баш инспекторы Сергей Попов җитәкчелегендә инә күзеннән үткәрелеп кабул ителде.

Көнне төнгә ялгап эшләячәк механизаторларның медицина справкалары, машина йөртү таныклыклары, руль, тормоз белән идарә итү системасы - барысы да бик яхшылап тикшерелде. Чөнки боларның барысы да механизаторларның куркынычсызлыгы һәм имин тормышына бәйле.

Хуҗалыкның барлык техникасы да уңай бәя алды һәм язгы чәчү эшенә әзерлеге 98 процент дип табылды.

Район хуҗалыкларында техниканың әзерлеген тикшерү эшен 20 апрельдә тәмамлау планлаштырыла, ә чәчү эшләренә апрель азагы - май башында старт биреләчәк.

Ләйсән ЙОСЫПОВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса