Бөгелмә районы басуларында: Киләчәк уңыш сөендерсен дип...
Бүгенге көндә Бөгелмә муниципаль районы кырларында техника гөрелтесе яңгырап тора. Авыл хезмәтчәннәре апрель азагында җиң сызганып эшкә кереште. Быел районда чәчүлеккә 35 мең гектар җир бирелгән. Бөртекле культураларның инде 70 проценты җир куенына салынган. Язгы кыр эшләре белән танышырга дип, без дә район кырларына юл алдык. "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалык...
Бүгенге көндә Бөгелмә муниципаль районы кырларында техника гөрелтесе яңгырап тора. Авыл хезмәтчәннәре апрель азагында җиң сызганып эшкә кереште. Быел районда чәчүлеккә 35 мең гектар җир бирелгән. Бөртекле культураларның инде 70 проценты җир куенына салынган. Язгы кыр эшләре белән танышырга дип, без дә район кырларына юл алдык.
"Муса Җәлил исемендәге" хуҗалык басуына килеп кергәндә, механизатор Фәнис Мингалимовның кәефе киткән чагы иде. Ул идарә итә торган чәчүлек комплексы ватылган булып чыкты. 10 ел дәвамында эшләгән комплекс беренче тапкыр "көйсезләнә" икән. "Сәбәбен ачыклый алмыйбыз әле. Чит ил техникасы тулысынча компьютерлаштырылган. Шуңа күрә сервис үзәгенә шылтыраттык. Белгеч килеп карарга тиеш. Без бу өлкәдә көчсез шул", -- ди ул моңсуланып.
Фәнис Мингалимов хуҗалыкта 1996 елдан бирле эшли икән. Язын чәчүлек комплексында булса, көзен комбайннан төшми ул. Бер сүз белән әйткәндә, кыр эшенең маягы, уңган механизаторларның берсе булып чыкты.
"Муса Җәлил исемендәге" хуҗалыкта барлыгы ике чәчүлек комплексы эштә. Чит ил техникасы белән көненә 50 гектар җирне эшкәртеп була. Шуңа да биредә чәчү эшләрен 20 көн эчендә тәмамларга планлаштырган булганнар. Тик әлеге көтелмәгән хәл эштә тоткарлык китереп чыгармасмы дип, телефоннан хуҗалык җитәкчесе Харис Әхмәтгәрәевнең телефон номерын җыям. "Техниканы тиз арада ремонтларлар дигән өметтә без. Чәчүнең уңышлы тәмамланачагына шикләнмибез. Бер дә булмаса, кырга башка техниканы чыгарырбыз. Агымдагы елда 7 мең гектар җирне чәчүлек итәргә ниятлибез. Планның 65 проценты инде үтәлде. Тырышып эшләр өчен бездә бөтен шартлар да тудырылган: ягулык-майлау материаллары, запас частьлар белән өзеклек юк, механизаторларны кырда көненә ике тапкыр тукландыру оештырылды. Кыр уңганнары белән киңәшеп-сөйләштек, чәчү эшләрен 21 майга тәмамларга ниятлибез", -- диде ул. Быел авыл хезмәтчәннәре әлеге хуҗалык басу-кырларында бодай, арпа, солы, орлыкка кукуруз үстерәчәк. "Быел яз яхшы килде. Җирнең дымы да җитәрлек, орлыклар вакытында шытып чыгарга тиеш", -- ди сүзгә кушылып хуҗалык шоферы Ришат Гарипов.
Җир эше җиңелләрдән түгел. Аны бары тик тырышлар һәм уңганнар гына үзенә буйсындыра. "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалыкта эшләүчеләр дә --нәкъ шундыйлардан. Алар бүген тик бер генә уй -- илне икмәкле итү уе белән яна. Тырышлыгыгыз бушка китмәсен, тук башаклы иген кырлары сезне мул уңыш белән сөендерсен!
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа