Бөгелмә районы авыл мәдәният йортларында кошлар өчен ашханәләр әзерләделәр
Гыйнварның соңгы көннәрендә "Үзәкләштерелгән район клуб системасы" учреждениесенең Зеленая Роща, Кече Бөгелмә, Яңа Сумароково, Татар Димскәе, Таллы Бүләк авыл мәдәният йортларында "Кышын кошларны ашатыгыз" экология акциясе кысаларында чаралар үтте. "Кошларны ашатыгыз!" Бөтенроссия экология акциясе безнең илдә 2003 елдан бирле билгеләп үтелә һәм Евгений Носов исеме белән бәйле. Ул ел саен...
Гыйнварның соңгы көннәрендә "Үзәкләштерелгән район клуб системасы" учреждениесенең Зеленая Роща, Кече Бөгелмә, Яңа Сумароково, Татар Димскәе, Таллы Бүләк авыл мәдәният йортларында "Кышын кошларны ашатыгыз" экология акциясе кысаларында чаралар үтте.
"Кошларны ашатыгыз!" Бөтенроссия экология акциясе безнең илдә 2003 елдан бирле билгеләп үтелә һәм Евгений Носов исеме белән бәйле. Ул ел саен көз көне кошларга җимлекләр куя, кешеләрнең игътибарын җәлеп итү теләге белән аларга Александр Яшинның "Кышын кошларны ашатыгыз..." шигырен ябыштырып куя торган була. 2002 елда Россиянең Кошларны саклау союзы әлеге инициативаны яклап чыга һәм хәзерге вакытта 15 гыйнварда билгеләп үтелүче Бездә кышлаучы кошлар көне экология бәйрәмнәре календаренә керә.
Авыл мәдәният йорты учреждениеләренең балалар оешмалары да әлеге акциягә кушылдылар. Алар кул астында булган материаллардан кошлар өчен җимлекләр ясадылар һәм аларны клуб мәйданына элеп куйдылар. Егет-кызларның кош ашханәләре бик матур һәм үзенчәлекле иде. Кулланылган материаллар да төрле - картон каробкалар, агач, пластик каплар. Моңардан тыш, әлеге акция кысаларында авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре экологик викториналар, балалар рәсемнәре күргәзмәләре, кошлар турында әңгәмә һәм лекцияләр дә үткәрделәр.
Әлеге чараның төп максаты - үсеп килүче буында табигатькә карата сак караш тәрбияләү, бездә кышлаучы кошлар турында белемнәрен арттыру һәм баету. Шуның өстенә, кошларны ашату - кешелеклелек һәм игелеклелек сыйфатларын тәрбияли.
Римма БАРАТОВА,
"Үзәкләштерелгән район клуб системасы" учреждениесенең методик бүлек мөдире.
Әлеге акция турында фотоларны түбәндәге ссылка буенча кереп карый аласыз: http://www.bugulma-tat.ru/tt/component/k2/item/8420-zelena-roscha-keche-b%D3%A9gelm%D3%99-ya%D2%A3a-sumarokova-tatar-dimsk%D3%99e-tallyi-b%D2%AFl%D3%99k-m%D3%99d%D3%99niyat-yortlaryinda-%E2%80%9Ckoshlarnyi-kyish-k%D3%A9ne-ashatyigyiz%E2%80%9D-ekologiya-aktsiyase-kyisalaryinda-charalar-%D2%AFtte-fotolar.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа