Бөгелмә районы сулыкларында коену тыела
Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты шәһәр халкына һәм кунакларга мөрәҗәгать итә.
ХӨРМӘТЛЕ БӨГЕЛМӘЛЕЛӘР!
ГТХМ КИСӘТӘ!
Татарстан Республикасы Роспотребнадзор Идарәсе территориаль бүлеге тарафыннан, Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарында үткәрелгән су катламын тикшерү нәтиҗәсендә, Бөгелмә муниципаль районы сулыкларында су керү катгый тыела!
Тыюны бозган очракта ,сезнең һәм якыннарыгызның сәләмәтлегенә һәм тормышына җитди куркыныч яный.
Пычранган суда коенганда дизентерия, сальмонеллез, корсак тифы, вируслыА гепатиты кебек куркыныч авырулар , шулай ук төрле паразитар авырулар һәм вирус инфекцияләре йогарга мөмкин.
УЯУ БУЛЫГЫЗ!!
Безнең район сулыкларында коенмагыз!
Онытмагыз! Сәламәтлегегез һәм тормышыгыз сезнең кулларда!
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа