Бөгелмә районы санитар-эпидемияләргә каршы комиссиясенең оператив мәгълүматы.
Тема дня

Бөгелмә районы санитар-эпидемияләргә каршы комиссиясенең оператив мәгълүматы.

Бөгелмә мэриясендә атна саен үткәрелә торган “дүшәмбе киңәшмәсе” барышында районның санитария-эпидемияләргә каршы комиссиясенең оператив мәгълүматы яңгырады.

 Узган бер атна дәвамында:

– Шәһәргә һәм районга килгән (кайткан) гражданнар саны – 42 кеше. Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан да шул кадәр үк кеше кайткан. Тимер юл вокзалында “Роспотребнадзор” хезмәткәрләре әлеге категория кешеләрне теркәп бара.

– Тиешле профилактик чаралар үткәрелгән, таләпләр үтәлгән хәлдә, чәчтарашханәләр эше яңартылды.

– Балалар һәм өлкәннәр өчен тәүлек буе эшли торган 3 социаль учреждение эшен дәвам итә. 18 балалар бакчасында дежур төркемнәр эшли. 40 мәктәп – дистанцион укыту режимында.

- Узган атнада Бөгелмә районында “Covid-19” йоктыруның расланган очраклары юк. Медицина оешмаларында эшләү, кешеләрне үткәрү режимы көчәйтелде. Медицина хезмәткәрләренең хәрәкәте минимальләштерелде. Сәламәтлек саклау учреждениеләренә 1 100 саклагыч костюм тапшырылды.

- Шәһәр һәм районда теркәлгән эшсезләр саны 441 кеше тәшкил итә. Бу 1 мартка булган күрсәткечләр белән чагыштырганда, 23 процентка артыграк.  Тәкъдим ителә торган вакансияләр саны – 2 282.

– Өлкәннәргә ярдәм итү өчен оештырылган бердәм пунктка, ул эшли башлаганнан алып, барлыгы 250дән артык кеше мөрәҗәгать итте. Узган атна йомгаклары буенча волонтерлар 50 ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге граждан һәм инвалидларга азык-төлек, дару препаратлары китерүдә ярдәм күрсәтте.

- Социаль яклау бүлегендә исәптә торучы гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтү өчен азык-төлек җыелмаларын әзерләү дәвам итә. 150 шундый җыелма адресатларга бирелде инде.

- Подъездларны дезинфекцияләүгә килгәндә, атна дәвамында күпфатирлы йортларда подъездларны җыештыру графигын үтәмәгән яки сыйфатсыз эшкәрткән өчен идарәче компанияләргә 5 административ беркетмә төзелде.