Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге шәхси йортларда янгын куркынычсызлыгы турында искә төшерә

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР Баш идарәсе Бөгелмә муниципаль районы бүлеге шәхси торак йорт хуҗаларына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искә төшерә.

Халык арасында профилактик эш алып барылуга карамастан, Бөгелмә муниципаль районы территориясендә көн саен шәхси торак йортларда, дача йортларында, сарайларда һәм башка каралты-кура корылмаларында янгыннар чыгып тора. Янгыннарның төп сәбәпләре, кагыйдә буларак, – электр үткәргечләрнең начар хәлдә булуы, тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү, мич һәм газ җиһазларын дөрес кулланмау. Фаҗигале очраклар килеп чыкмасын өчен һәр хуҗага көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белергә һәм төгәл үтәргә кирәк.

Территориядә

– бакча территориясе ягулык калдыкларыннан, чүп-чардан, артык савыт я тартмалардан, коры үләннәрдән, коелган яфраклардан һ.б. ел дәвамында даими чистартып торылырга тиеш.

– йортларга һәм су чыганакларына керү юллары һәрвакыт ачык булырга тиеш;

– ачык мәйданчыкларда һәм ишегалларында тиз кабынучан, янучан сыеклыклар салынган савытлар, шулай ук кысылган һәм сыекландырылган газ баллоннар тоту рөхсәт ителми;

– газ баллоннары җайланмалары (12 литрдан артык сыйдырышлы аерым баллоннар) тышкы стенаның ышык урынында, керү юлыннан ким дигәндә 5 метр ераклыкта, аерымланып сакланырга, анда  баллоннар саны өчтән дә артмаска тиеш. 

–   корылмалар янында ут ягарга, сүндерелмәгән күмер һәм көл ташларга ярамый.

Йорт эчендә

– һәр торак корылманың сулы мичкәсе (җәйге чорда), янгынга каршы кораллар һәм түбәгә күтәрелү өчен биек баскычы булырга тиеш;

– чардак һәм подвал тәрәзәләре пыялалы, ә аларның ишекләре ябык хәлдә булырга тиеш.

Электр  белән эш иткәндә

– сыдырылган, өзеп ялганган, зарараланган электр үткәргечләрдән һәм   шнурлардан файдаланырга, чыбыкларга абажурлар һәм люстралар эләргә ярамый;

– электр үтүге, плитәсе, чәйнеге янмый торган аслыкка куелырга тиеш, үзбелдек белән  кулдан ясалган җылыту электр приборларын кулланырга ярамый;

 – электр челтәренә бер үк вакытта берничә зур егәрлектәге электр приборы тоташтырылырга тиеш түгел;

–   электр щитын үз белдегең белән ачып, нидер эшләргә ярамый.

Электр энергиясе бирү туктатылган очракта дежур электромонтерны чакыртырга кирәк.

Бакча йортларында, дачаларда һәм коттеджларда

– тиз кабынучан сыеклыклар, шулай ук ягулык материаллары, иске җиһазлар, хуҗалык һәм башка әйберләрен сакларга ярамый;

– урынын алдан чистартмыйча, беренчел янгын сүндерү чаралары белән тәэмин ителмичә, электр һәм газ ярдәмендә эретеп ябыштыру эшләрен башкару тыела;

–  сарайларда, чардакларда, шулай ук ягулык материаллары саклана торган башка урыннарда тәмәке тартырга, ачык уттан файдаланырга ярамый.

Ут белән сак булыгыз!

Гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта “101”, “01” телефоннарына шылтыратырга кирәк (барлык кәрәзле элемтә операторлары)

Юрий ХРЕБЕТ  Бөгелмә  районы гадәттән тыш хәлләр бүлеге башлыгы урынбасары,  эчке хезмәт майоры  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса