Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә районы буенча виртуаль сәяхәт

1 июньнән Бөгелмә муниципаль районының “Үзәкләштерелгән район клуб системасы” муниципаль бюджет учреждениесе ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Минем яраткан төбәгем” дип аталган виртуаль сәяхәт проектын башлап җибәрә.

Проектның максаты – туган якның мәдәни мирасын һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү һәм саклау өчен туристлык – туган якны өйрәнү киңлеген булдыру, район халкын кече ватан тарихына җәлеп итү.

Барлык интернет-кулланучыларга “Бөгелмә районы” дип атала торган туган як буйлап мавыктыргыч виртуаль сәяхәт кылу мөмкинлеге туачак.

Туган ягыңны төрлечә өйрәнергә була: картада яки җилкәңә рюкзак асып, сәяхәт иткәндә,  әдәбият укып яки виртуаль киңлектә проектыбызны карап.

Проект кысаларында Бөгелмә муниципаль районының торак пунктлары, истәлекле урыннары, туган як табигате һәм мәдәнияте һәйкәлләре, һәр җиргә хас традицион бәйрәмнәр һәм гореф-гадәтләр, матди булмаган мәдәни мирас турында сөйләячәкләр, интернет-кулланучылар үзләренең тарихи кече ватанына нигез салган һәм данлаган кешеләрнең исемнәре белән танышачаклар.

Бөгелмә районы халкы проектта катнаша һәм туган як турындагы видео-күзәтүләрне “Минем яраткан төбәгем” дигән тамга белән rdk_bugulma@mail.ru электрон почтага җибәрә ала.

Туган як буйлап виртуаль сәяхәткә “Клуб системасы” ВКонтакте https://vk.com/mbucrks2010/ һәм instagram_club https://www.instagram.com/bugulma_club/ битләрендә “барырга” мөмкин

Алена Лихачева автор  

Марина Рыжакова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса