Бөгелмә районы Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылган “Авыл китапханәләре өчен игелек марафоны” дип исемләнгән Бөтенроссия акциясендә катнаша.
Татарстан – аның пилот төбәкләренең берсе. Авыл торак пунктларының мәдәният учреждениеләре өчен яңа китаплар кайтты.
– Акция кысаларында, олылар һәм балалар өчен 570тән артык китап һәм журнал, шул исәптән детективлар, тарихи романнар, рус классиклары һәм заманча язучыларның әсәрләре кайтты. Шулай ук мәктәп предметлары, чит телләрне өйрәнү буенча уку әсбаплары һәм башка басмалар да бар. Кайберләре хәтта автор имзасы белән дә.
Иҗтимагый инициатива Россия төбәкләрендә укуны популярлаштыруга, халык өчен басма китаплардан файдалану мөмкинлеген арттыруга юнәлдерелгән, – дип хәбәр итте җирлекара үзәк китапханәнең әдәбиятны туплау һәм эшкәртү бүлеге мөдире Любовь Арсенина.
Кайтартылган китаплар эчтәлеге буенча төрле, аларның саны – бердән алып, берничә данәгә кадәр.
– Арада замандаш язучы Олег Ройның 29 басмасын алдык. Аның иҗаты җирле халык арасында популяр. Евгения Воскобойникованың “Минем урында” китабы да игътибарга лаек. Герой – автомобиль авариясеннән соң коляскадагы инвалид, әмма алга таба яшәргә көч таба, гаилә кора, – ди Любовь Владимировна.
Язучыларга һәм аларның иҗатына багышланган “Мәктәпкә ярдәм ит” һәм “100 төп китап” серияләре кызыклы. Бу басмаларда Анна Ахматова һәм Владимир Высоцкийның шигырьләрен табарга була. Хезмәтләре авыл китапханәләренә тапшырыла торган танылган авторлар арасында - Рэй Брэдбери, Дарья Донцова, Антуан де Сент-Экзюпери, Чак-Паланик. Хәрби тематикага “Җиңү 1941-1945” дигән ун томлык язылган.
– Хәзерге вакытта кергән әдәбиятны алфавит һәм электрон каталоглар белән чагыштырабыз. Китапханәләр фондларын тикшерәбез, нинди әсәрләр һәм аларда нинди авторларның саклануын ачыклыйбыз. Шулай ук теге яки бу җирлектә күпме кеше яшәвен исәпкә алабыз. Бу басмаларны дөрес бүләргә мөмкинлек бирәчәк, – дип аңлатты Любовь Арсенина. – Авыл китапханәләренең барысы да, ә алар районда – 21, яңа китаплар һәм журналлар алачак. Дөрес, берәүләр күбрәк, икенчеләре азрак. Укучыларга нинди дә булса китап алып килмәүләренә борчылырга кирәкми. Әдәбиятны һәрвакыт аерым заказ биреп кайтарттырырга мөмкин, китап алмашуның эчке системасы яхшы эшли.
Район китапханәләренә басмаларны август аенда тапшыра башлаячаклар.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, авыл китапханәләренең фондлары акцияләр ярдәмендә генә тулылана. Әдәбиятны “Таткнигоиздат” нәшрияты, Татарстан Милли китапханәсе, “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы филиаллары редакцияләре һәм башка оешмалар тәкъдим итә. Кайчагында аны җирле халык та бүләк итә. Шулай итеп, укырга лаеклы әсәр табарга теләүчеләргә китап кибетләре буйлап эзләнергә кирәк түгел, якындагы китапханәгә генә керәсе, гаилә бюджетының акчасы да янга кала. Китапханәләрдә һәрвакыт күңелеңә хуш килгән әсәр табылачак.
Вставка
– “Авыл китапханәләре өчен игелек марафоны” кебек акцияләрнең үткәрелүе – куанычлы хәл. Алар укучыларга яңа әдәбият белән танышырга мөмкинлек бирә. Ә бездә килүчеләр җитәрлек, бер ел эчендә уртача 480 кеше килә. Өлкән кешеләр, нигездә, басма периодиканы, урта яшьтәге кешеләр – детективлар, маҗаралар, мәхәббәт романнары һәм фантастиканы өстен күрә. Җәй көне малайлар һәм кызлар еш кына мәктәп программасыннан китаплар сорый. Авылга әби-бабайлары янына кунакка килгән шәһәр укучылары да безгә керә, – дип уртаклашты Акбаш авыл китапханәсе (8нче филиал) китапханәчесе Эльза Ханнанова.
Руслан ВИЛДАНОВ
Руслан Вилданов һәм Оксана Гайсина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа