Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмә районы башлыгы урынбасары быел Шәһәр көнен бәйрәм итү турында сөйләде

Мөһим даталар – шәһәрнең 239 еллыгы һәм Татарстан Республикасы көне якынлаша.

Узган ел шәһәр халкы һәм кунаклары өчен Rock&Caver Fest һәм Hip-hop&Pop Fest, җырчы Максим концерты оештырылган иде. Бәйрәм традицион рәвештә салют белән тәмамланды.

Бу бәйрәмнәрне быел, гадәттәгечә, масштаблы һәм күмәк итеп билгеләп булмый. Хәзерге вакытта Татарстанда коронавирус йогышы пандемиясе дәвам итү сәбәпле, ачык мәйданчыкларда 100дән артык кеше катнашында чаралар үткәрү рөхсәт ителми.

«Бөгелмәлеләр барыбер бәйрәм рухын тойсыннар өчен, без бу көнне чараларны мини-мәйданчыклар форматында уздырачакбыз. Җәмәгать киңлекләрендә, паркларда һәм скверларда күңел ачу, спорт һәм мәдәни чаралар оештырылачак. Чараларның тулырак афишасы якын көннәрдә барлыкка киләчәк», – дип хәбәр итте район башлыгы урынбасары.

Шәһәрне бәйрәмнәр алдыннан чистарту һәм ямьләү эшендә һәр бөгелмәле катнаша ала. 27 августта шәһәр һәм районда «Чиста пәнҗешәмбе» – санитар көн игълан ителде.

«Милекчелекнең төрле формасындагы барлык предприятие, коммуналь хезмәтләр, социаль учреждениеләр хезмәткәрләрен, иҗтимагый оешмалар вәкилләрен, гражданнарның инициатив төркемнәрен, волонтерларны һәм актив яшьләрне җыештыру эшләренә кушылырга чакырабыз», – дип йомгаклады Фәнис Мөхәммәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса