Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмә районы авылларына язгы ташу яныймы?

Бүгенге көндә районыбызда 20 буа исәпләнә. Шуларның өчтән беренең торышы канәгатьләндерерлек түгел. Су басу 3 торак пунктка яный...

Бөгелмә мэриясендә узган “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә язгы ташу чорында гадәттән тыш хәлләрдән саклану һәм аларны булдырмый калу турында доклад белән Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Бөгелмә районы бүлегенең әйдәп баручы белгече Сергей Шаламов чыгыш ясады.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанның көньяк-көнчыгышы, шул исәптән Бөгелмә муниципаль районы, кечкенә елгалар къп булу белән аерылып тора һәм алар язын халыкка куркыныч тудыра. Түбәндә урнашкан биләмәләргә су басу куркынычы яный. Аеруча боз тыгылу һәм туфракның туң катламы калын булган очракта, су җиргә озаграк сеңә. Шулай ук дамбалар һәм буаларның аерылып китүе ихтимал. Елгаларда исә табигый су ташу күзәтелергә мөмкин. Бу исемлектә Дала Зәе һәм Димскәй елгасы тора. Язгы ташу апрельнең беренче декадасында башланырга мөмкин, дип фаразлана. Һава торышы шартлары буенча сроклар 3-5 көнгә күчәргә мөмкин.

Бүгенге көндә районыбызда 20 буа исәпләнә. Шуларның өчтән беренең торышы канәгатьләндерерлек түгел. Су басу 3 торак пунктка яный: шәһәр тибындагы Карабаш бистәсе, Татар Димскәе һәм Суык Чишмә авылларына. Су басу була калса, куркыныч астында 143 йорт исәпләнә, анда 289 кеше яши. Әлеге зонада шулай ук 25 баш мөгезле эре терлек тә бар. Социаль әһәмияткә ия объектлар, үләт базлары һәм биотермик чокырлар су басу ихтималы булган җирләргә эләкми.

Язгы ташу башлануны исәпкә алып, районда мартның соңгы көннәре – апрельнең беренче декадасында, язгы ташу нәтиҗәләрен минимальләштерү буенча район хезмәтләре һәм оешмаларының гамәлләрен берләштерү өчен “Язгы ташу–2019” планы эшләнгән. Халәтне контрольдә тотучы төркемнәр булдырылган. Районда су басуны булдырмый калу, коткару эшләрен башкару өчен көч һәм матди чаралар җитәрлек.

Су басу куркынычы янаган авыл җирлеге башлыкларына профилактик чаралар үткәрергә, шул исәптән Бөгелмә муниципаль районы хезмәтләре һәм җәлеп ителгән оешмалар белән хезмәттәшлек итәргә тәкъдимнәр бирелде.

Карабаш һәм Татар Димскәе авылларында халыкка ашыгыч рәвештә хәбәр итү системасы урнаштырылган. Эвакуацияләү кирәк булган очракта бу авылларда вакытлыча урнаштыру пунктлары планлаштырылган.

Хәзерге вакытта районда язгы ташу торышына даими мониторинг үткәрелә. Махсус гадәттән тыш хәлләр комиссия әлеге ике авыл җирлеге территорияләрендә утырышлар, укулар уздырды.

Шундый очрашуларның берсе Карабаш бистәсендә узды.

- Җир катламы урыны белән 19дан 25 сантиметрга кадәр туң. Су басу була калган очракта, Карабашның түбән очында урнашкан йортларга кагылырга мөмкин. Аларның исәбе – 72 торак йорт. Анда 159 кеше яши, шуларның 42се – пенсионер, 42се – бала һәм төрле төркем инвалидлык булган кешеләр саны – 3әү. Гадәттән тыш хәл була калган очракта, вакытлыча эвакуацияләү пукты инде әзер – Карабаш бистәсенең 1нче урта мәктәбе. Ул 250 кешене кабул итә ала. Бүген без әзерлекне тикшерәбез, техниканы карыйбыз. Моның белән генә тынычланырга тиеш түгелбез. Көндез термометр баганасының уңай, ә кичен түбән булуы сөендерә. Мондый температура сакланган вакытта кар эреп, җиргә сеңеп өлгерә. Ләкин кар әле күп, шуңа күрә игътибарны киметергә ярамый. 2012 елны да су басуны беркем дә фаразламаган иде. Андый хәл бүтән кабатланырга тиеш түгел, - дип ассызыклады комиссия җитәкчесе, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Адел Галиуллин.

- Су баса калган очракта, Карабаш оешма, предприятияләреннән кешеләрне, матди кыйммәтләрне эвакуацияләү өчен түбәндәге ярдәм көтелә: ашыгыч ярдәм экипажы, янгын сүндерүче машина экипажы, “ПАЗ” автобусы, экскаватор, “КамАЗ” һәм башкалар. Бистә территориясендә ике электрон хәбәр бирү системасы урнаштырылган. Алар эштә тикшереп каралган. Халык белән профилактик сөйләшүләр үткәрелде, мәгълүмат тупланган кәгазьләр таратылды, - дип, башкарылган эшләр белән таныштырып үтте шәһәр тибындагы Карабаш бистәсе башлыгы Марат Минхәйдәров.

Карабаштан кала, Татар Димскәе һәм Суык Чишмә авыллары да хәтәр зонага керә.

- Димскәй елгасындагы су күләме, узган ел белән чагыштырганда, шул ук дәрәҗәдә. Көн саен карап, күзәтеп торабыз. Быел җирнең туңган катламы юкарак, шуңа күрә, эрегән кар җиргә сеңеп бетеп бара, - дип, ситуация белән таныштырып узды Татар Димскәе авыл җирлеге башлыгы Ринат Галләмов.

Утырышның беренче өлешеннән соң комиссия әгъзалары гадәттән тыш хәл килеп чыга калган очракта ярдәмгә киләчәк техника белән таныштылар һәм ярдәмгә әзер команда вәкилләре белән әңгәмә кордылар. Шуннан соң Карабашның 1нче мәктәбен карап чыктылар.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса