Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмә районара почтамты начальнигы хезмәттәшләрен якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Почтальоннар көне – июльнең икенче якшәмбесе, быел ул 12 июльгә туры килә.

Безнең почтальоннарны беркемгә дә алыштырып булмый, – ди Бөгелмә районара почтамты җитәкчесе Дмитрий Абдуллин.

– Һава шартларының нинди булуына карамастан, алар бөгелмәлеләргә газета, хатлар, төрле пакетлар, посылка һәм халык куллануы товарларын өйләренә илтәләр. Хәзер интернет-заказлар күп булу сәбәпле дә почтальоннарга эш артты. Заманча технологияләр гасырына карамастан, бу һөнәр әле бик озак актуаль булачак.  Нэлли Кокурова, Тамара Селиханенко һәм Людмила Юдина кебек үз эшен яратып башкаручы уңган почтальоннарыбыз эшләгән елларында меңләгән километр юл узалар. Шуңа да почтальоннар хезмәтенә игътибарлырак һәм тырышлыкларына рәхмәтле булырга кирәк, – ди Дмитрий Абдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса