Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмә предприятиеләренә сәяхәт (ФОТОЛАР)

Үткән атнада Бөгелмәдә республикабызның мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында пресс-тур үтте. Журналистлар районда нефть һәм газ сәнәгате предприятиеләре өчен җиһазлар һәм приборлар җитештерүче һәм аларга хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче олы предприятиеләр белән таныштылар. Алар "Скважиналарны эксплутацияләүдә яңа технологияләр" фәнни-җитештерү җәмгыяте, "Газ комплексы системасы" фәнни-җитештерү предприятиесе, "ТНГ-Универсал" оешмасы җитәкчеләре белән күрешеп сөйләшеп,...

Үткән атнада Бөгелмәдә республикабызның мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында пресс-тур үтте. Журналистлар районда нефть һәм газ сәнәгате предприятиеләре өчен җиһазлар һәм приборлар җитештерүче һәм аларга хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче олы предприятиеләр белән таныштылар. Алар "Скважиналарны эксплутацияләүдә яңа технологияләр" фәнни-җитештерү җәмгыяте, "Газ комплексы системасы" фәнни-җитештерү предприятиесе, "ТНГ-Универсал" оешмасы җитәкчеләре белән күрешеп сөйләшеп, аларның уңыш серләренә төшенделәр, бик күп файдалы һәм кызыклы мәгълүмат белделәр.

Татарстан журналистларының беренче тукталышы "Скважиналарны эксплутацияләүдә яңа технологияләр" фәнни-җитештерү җәмгыяте булды. Биредә безне әлеге оешма җитәкчесе Виктор Чудин каршы алды.

Предприятиегә 1991 елның 1 августында нигез салынган. Ул бүгенге көндә нефть скважиналарыннан алына торган продукцияне исәптә тоту технологияләре өлкәсендә Россия предприятиеләре арасында әйдәп баручы фәнни предприятиеләрнең берсе булып исәпләнә. Компания нефть эзләү белән шөгыльләнүчеләр өчен продукция җитештерә. Бу расходометрия өлкәсендәге приборлар (скважиналардан кушылган хәлдә алынучы нефть, су һәм газ күләмен үлчәү өчен кулланыла торган күп фазалы үлчәү системасы) һәм пробоотборлар (нефть һәм газ катнашмасынннан нефть пробасын алырга ярдәм итә). Оешма расходомерларда һәм пробоотборникларда куллану өчен җитештерү компьютерлары - контроллерлар җитештерә. Шулай ук барлык эшләнмәләр өчен программа белән тәэмин ителешне дә мөстәкыйль рәвештә эшли. Продуктны барлыкка китерү технологиясе чит илнеке кебек. Иң элек проблема өйрәнелә, аннан аны чишү өчен идеяләр эзләнә, соңрак идеяне тормышка ашыру өчен техник карарлар кабул ителә, конструктор документлары, тәҗрибә үрнәге эшләнә. Барысы да ныклап өйрәнелгәннән соң җитештерү үрнәге булдырыла, беренче җитештерү партиясе чыгарыла, аны җитештерү тәҗрибәсе ныклап өйрәнелә һәм төзәтмәләр кертелә. Шуннан соң гына серияле продукт эшләнә башлый.

Еллык җитештерү күләме уртача 600-700 миллион сум тәшкил иткән оешма Россия, Казахстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан һәм Белоруссиянең нефть җитештерүче компанияләре белән хезмәттәшлек итә. Соңгы биш елда предприятие үсешенә 250 миллион сумнан артык инвестиция бүлеп бирелгән, агымдагы елда ул 40 миллион сум тәшкил иткән. Алдагы елларда шулай ук олы масштаблы эшләр башкару планлаштырыла.

Журналистлар тукталышының икенче ноктасы "Газ комплексы системасы" фәнни-җитештерү предприятиесе булды. Безне оешма җитәкчесе Альберт Кәримов каршы алды.

Компания Россиядә нефть һәм газ өлкәсендә эшләүче предприятиеләр өчен исәпләү системасы җитештерүче олы җәмгыятьләрнең берсе булып тора. Алар үзләре үк сервис, техник хезмәтләр, метрологик тәэмин ителеш белән шөгыльләнәләр. Предприятие бөтен Россия территориясендә ел саен дистәләгән катлаулы объектларда да эш алып бара. Аларның клиентлары рәтендә нефть, газ һәм химик җитештерүнең әйдәп баручы предприятиеләре: "Газпром", "АК «Транснефть", "НК "Роснефть", "Лукойл", "НОВАТЭК", "Сибнефтегаз", "ГМК "Норильский никель" ("Таймыргаз"), "Тюменьнефтегаз", "Татнефть", "ТАНЕКО", "Татэнерго" җәмгыятьләре. "Газ комплексы системасы" фәнни-җитештерү предприятиесенең Бөгелмә филиалы җитештергән продукция күләме 2016 елда - 1,3 миллирд сум. Хезмәткәрләр саны 147 кешене тәшкил итә, уртача хезмәт хакы 31,1 мең сум исәпләнә.

Өченче тукталыш шәһәребездә эшләп килүче иң зур һәм көчле предприятиеләрнең берсе - "ТНГ-Групп" җәмгыятенең "ТНГ-Универсал" ярдәмче предприятиесендә булды. Оешма җитәкчесе Эльдар Әсәдуллин, журналистларны каршы алганнан соң, җитештерү биналары буенча бик тә мавыктыргыч сәяхәт оештырды. Эшләрендә файдаланыла торган үзенчәлекле җиһазларның кулланылыш сферасы белән таныштырды.

"ТНГ-Групп" җәмгыяте нефть һәм газ чыганакларын эксплуатацияләү һәм күзәтү буенча геология-геофизика эшләре белән шөгыльләнә һәм аларны җитештерүне контрольдә тота. Компания эшчәнлеген дөньяның төрле почмакларында - үзенең филиалларында тормышка ашыра. Предприятиенең гомуми товар әйләнеше күләме 2015 елда - 21,9 миллиард, 2016 елда - 20,2 миллиард сум.

"ТНГ-Универсал" ярдәмче җәмгыятендә ел саен "КамАЗ" машиналары базасында геосервис җиһазлары урнаштырылган 30 берәмлек махсус машина җыялар. Моннан тыш, предприятие ел дәвамында 70 миллион сумлык бик күп төрле стандарт булмаган җиһазлар җитештерә. Җәмгыять елына уртача 70 миллион сумлык 140тан артык вагон-йорт ясый. Компания инвестициясенең гомуми күләме һәм геологик эзләнү җиһазлары белән беррәттән, технологик тәэмин ителеш елына уртача 1,5 миллиард сум тәшкил итә.

Бөгелмәнең әйдәп баручы предприятиеләре белән танышканнан соң, Татарстанның матбугат чаралары вәкилләре Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров белән очрашып сөйләштеләр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар, әлеге җирлекнең тарихына тукталдылар, биредә үсеш алучы тармаклар, агротуризм юнәлеше белән кызыксындылар.

Әйе, нефть һәм газ промышленносте һәм геология - Бөгелмә районы икътисадының әйдәп баручы өлкәләре. Әлеге секторда уртача инвистиция күләме елына 2 миллиард сумнан артып китә. Районның тулаем продукты күләменә килгәндә, аның өчтән ике өлешен нефть һәм газ секторы тәшкил итә. Бүгенге көндә әлеге сферада нефть аппаратурасы, нефть җитештерү, нефть һәм газ эшкәртүче җиһазлар эшләүче предприятиеләр шактый. Аларның иң эреләре - "ТНГ-Групп", "БМЗ", "БЭНЗ", "БОЗНА", НПО "НТЭС", НПП "ГКС" оешмалары", - дип билгеләп үтте район башлыгы үз чыгышында.

Ләйсән ЙОСЫПОВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса