Бөгелмә полициясе зур партиядә алкоголь продукциясен алган
"Алкоголь" операциясе кысаларында, 28 апрель көнне, Бөгелмә районы полиция хезмәткәрләре "Москва - Уральск" юлында "Киа Церато" машинасын туктата. Автомобиль белән 37 яшьлек Түбән Камалы идарә итә торган була, машинадан Казахстанда җитештерелгән, РФ акциз маркасы булмаган 470 шешә алкоголь продукциясе табыла. Продукция ТРДәүләт алкоголь инспекциясеннең территориаль органнарына тапшырыла. "Киа Церато" йөртүчесе...
"Алкоголь" операциясе кысаларында, 28 апрель көнне, Бөгелмә районы полиция хезмәткәрләре "Москва - Уральск" юлында "Киа Церато" машинасын туктата. Автомобиль белән 37 яшьлек Түбән Камалы идарә итә торган була, машинадан Казахстанда җитештерелгән, РФ акциз маркасы булмаган 470 шешә алкоголь продукциясе табыла.
Продукция ТРДәүләт алкоголь инспекциясеннең территориаль органнарына тапшырыла. "Киа Церато" йөртүчесе административ җаваплылыкка тартылачак.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа