Бөгелмә полицейскийларының җыелма отряды 21 июнь көнне Дагыстаннан озак сроклы командировкадан кайтып төште.
Фидакарьлекләре һәм тырышлыклары өчен алар медаольләр, мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Бөгелмә эчке эшоләр бүлеге бинасы янында алаорны хезмәттәшләре, якыннары, туганнары каршы алды.
Ярты ел дәвамында безнекеләр ерак төбәктә тынычлык, иминлек һәм куркынычсызлык сагында тордылар, тәртип сакладылар. Фидакарьлекләре һәм тырышлыклары өчен алар медаольләр, мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
– Хезмәтегез өчен рәхмәт. Иптәшләрегезне кыен хәлгә калдырмадыгыз, йөзгә кызыллык китермәдегез, – диде Бөгелмә эчке эшләр бүлеге начальнигы полиция полковнигы Илдар Шакиров.
Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа