Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмә полицейскийлары үз-үзеңне изоляцияләү режимы буенча профилактик чараларны дәвам итәләр.

Полиция хезмәткәрләре шәһәрдә яшәүчеләр тарафыннан «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» ТР Министрлар Кабинеты Карары таләпләрен үтәүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар үткәрәләр.

Хокук сакчылары автомобиль йөртүчеләр белән әңгәмәләр үткәрәләр һәм хакимият органнары тарафыннан күрсәтелгән режимны бозган өчен җаваплылыкны аңлаталар. Шулай ук җәмәгать урыннарында халык арасында битлекләрне мәҗбүри киеп йөрү кирәклеге турында аңлату эшләре алып барыла. 
Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге өлешендә административ законнарны бозган өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.6.1нче маддәсе буенча 474 административ материал төзелде, шуның 56сы буенча физик затларга карата Бөгелмә шәһәр суды тарафыннан штраф  салынды. 
Хокук саклаучылар гражданнарның чикләү чараларына җаваплы карауларын сорыйлар һәм аңлы гражданнарга рәхмәт белдерәләр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса