Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә полицейскийлары маскасыз сатып алучыларны һәм пассажирларны ачыклау рейдларын тәүлек әйләнәсенә үткәрә.

Соңгы атнада тәртип сакчылары битлек кияргә теләмәгән һәм коронавирус инфекциясе йоктырырга һәм аны таратучы булырга мөмкин булган гражданнарны ачыклау буенча рейдлар үткәрә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге начальнигы Илдар Шакиров һәм полиция начальнигы Марат Дәүләтшин җитәкчелегендәге илледән артык полиция хезмәткәре шәһәрнең Гафиятуллин һәм Җәлил урамнарында урнашкан азык-төлек кибетләрен, супермаркетларны, кәрәзле элемтә салоннарын тикшерде. 14 майда кагыйдәләрне бозган өчен берничә шәхси эшмәкәргә һәм оешма җитәкчеләренә карата административ материаллар җыелган, алар инде шәһәр судына карап тикшерү  һәм законлы карар кабул итү өчен тапшырылган.

Битлексез гражданнарны ачыклаудан тыш, тәртип сакчылары сәүдә нокталары персоналының югары әзерлек режимын ничек үтәүләрен контрольдә тота. Кибетләрдә сатып алучылар арасында дистанция билгеләп куелган булырга, сатучылар битлекләр, перчаткалар һәм дезинфекцияләү чаралары белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Әмма барлык сәүдә нокталары да тиешенчә әзерләнмәгәнлеге мәгълүм булды. Әйтик, Гафиятуллин урамында урнашкан сәүдә объектларының берсендә дезинфекция чарасы булмаган. Бу шулай ук бүгенге көндә тиешле таләпләрне бозу булып санала. Шәхси эшмәкәргә карата административ материал тупланып, шәһәр судына тапшырылган.

Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса