Бөгелмә почтальоны Татарстан күләмендә җиңүгә иреште
Венера Кәшифулмаган кызы Хөсәенова 17 ел инде Бөгелмә шәһәренең 3нче элемтә бүлегендә почтальон булып эшли.
Почтарь, хат ташучы, почтальон... Төрле вакытларда хат, посылка һәм телеграмма таратучыларны шулай атаганнар. Заманалар үзгәрсә дә, бер нәрсә үзгәрешсез кала – һөнәргә тугры, җаваплы шәхесләрнең тырышлыгы белән почта һәрвакытта да үз адресантларын таба. Әлеге һөнәр шактый катлаулы, ул түземлелек, сабырлык һәм кешеләргә игътибарлы булуны таләп итә.
Венера Кәшифулмаган кызы Хөсәенова 17 ел инде Бөгелмә шәһәренең 3нче элемтә бүлегендә почтальон булып эшли. Бүгенге көндә Подстанция микрорайонының 4нче участогына – 17 урамга – 300 йортка хезмәт күрсәтә. Шушы көннәрдә ул, 2018 елның 2нче яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча, “Татарстанның иң яхшы шәһәр почтальоны” дип танылды. Аның тырышлыгы белән “Татмедиа” җәмгыяте чыгаручы газета-журналларга язылу 19 процентка күтәрелә алган.
- Әлеге җиңү минем өчен бөтенләй көтелмәгән бүләк булды. “Татмедиа” җәмгыятеннән шылтыратып: “Сез конкурста җиңдегез, тәбрикләү тантанасына килегез”, – дигәч, бөтенләй югалып калдым, – ди ул.
Әйе, почта бүлегенә очраклы рәвештә генә килеп, эшкә урнашкан шәхес алыштыргысыз хезмәткәргә әверелә. Беренче тапкыр элемтә бүлеге хезмәткәре чираттагы ялга киткән вакытка – 2 айга эшкә килә ул:
- Кыш вакыты иде, кар-буран, караңгы тиз төшә, этләр, юллар чистартылмый... Ике ай эшләгәннән соң, башка теләсәм дә килмим, дип киткән идем, җәй көне тагын вакытлыча – 5 айга гына дип эшкә чакырдылар, шул килүемнән 17 елга калдым. Әлеге һөнәрне үз иттем, шул ук вакытта хезмәт күрсәтүче җирлек халкы да күңелемә хуш килде. Алар бит минем туганнарым, якыннарым кебек. Яңа көн тудымы, килгәнемне көтеп кенә торалар. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр арасында төрле басмаларга бик теләп язылалар. Бу минем эшемнең нәтиҗәсен күтәрә, шуның өчен дә һәрбер газета-журналны, хатларны вакытында китереп җиткерергә тырышам. Гаиләдә газета булырга тиеш, бу – элек-электән килгән гадәт. Ул өйгә керсә, йортка ямь дә керә ич.
Венера Хөсәенова бөгелмәлеләргә газета-журналлар, заказлы хатлар һәм дөньяның төрле почмакларында булган якын кешеләреннән яхшы хәбәрләр җиткерә. Ул үз участогында яшәүчеләр өчен дус та, туган да, сердәш тә...
- Минем өчен һәркем бик кадерле, балаларны да бик яратам. Тату-тату урамнарым бар. Әби-бабайлар, без яшәгәндә эшлә инде, диләр. Газетага языласызмы дип сорасам да, эшлисеңме соң, эшләсәң язылабыз, эшләмәсәң юк, дип җавап бирәләр. Отпускыга китсәң дә, син кайда, кая югалдың дип шылтырата башлыйлар. Минем өчен бу – зур бәхет, – ди Венера ханым.
Әйе, соңгы вакытта заманның интернет белән бәйләнүе сәбәпле, газета-журнал яздыручыларның саны шактый кимегән. Шулай да өлкәннәр арасында укырга яратучылар шактый икән.
- Минем участокта 8 газета алучы әби дә бар. Ул үзенә дә, иренә дә, балаларына да яздыра, һәрберсенең яраткан басмасы бар. Шулай ук бер йорттан 5–6 газета алучылар да очрый. Йорт саен берәрне генә яздырсалар да, бик сөенәм. Кайберсе газеталарга язылыгыз дисәң, ярый, ниндигә булса да яз диләр, бәясенә дә игътибар бирмиләр. Кайберләре белән алдан сөйләшеп куям, язылу декадасы вакытында ташламалы бәя белән яздырам. Участогымда кешеләр бик әйбәт, һәрберсе минем өчен якын һәм кадерле.
Хәзер заман таләпләре буенча почтальоннар газета-журналлар тарату белән генә шөгыльләнмиләр, алар өстенә башка бик күп вазифалар да йөкләнгән. Алар рәтендә азык-төлек, хуҗалык товарлары сату, кеше гомерен, машиналарны, йортларны иминиятләштерү, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр кабул итеп алу, пенсияләр, субсидияләр тарату һәм башкалар.
Сабыны кирәкме, чәе кирәкме, әби-бабайлар шылтыратып та сорыйлар. Барысын да алып барабыз. Рәхмәтләрен әйтеп калалар. Лаеклы ялга чыкканыма – алты ел, балалар, ял ит, эшләмә инде, диләр, әмма яраткан эшемне ташлыйсым килми. Кешеләр арасында йөреп, күңелем күтәрелә, бик күп рәхмәт сүзләре ишетәм, – ди язмабыз герое.
Венера Кәшифулмаган кызы уңган-булган хезмәткәр генә түгел, яраткан әни һәм әби дә. Ул ике кызы, бер малае һәм ике оныгы өчен терәк тә, таяныч та, горурлык та.
Уңышлар сезгә, Венера ханым! Сезнең юлыгызда ярдәмчел һәм мәрхәмәтле кешеләр генә очрасын, ә күңелсезлекләр сезне урап узсыннар!
Илнар Төхбәтуллин фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа