Әбиләр һәм бабайлар интеллектуаль уенда катнаштылар, яшьлек мизгелләрен искә төшерделәр һәм ничек итеп алдакчы-мошенниклар корбаны булмаска икәнен белделәр.
2020 елның 1 октябрендә Бөгелмә иреклеләре Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә кушылды.
Бу җылы көнне "Җиңү волонтерлары" Бөгелмә бүлеге активистлары, "Кызыклы эшләр" отряды әгьзалары белән берлектә, 14нче гимназия өстәмә белем бирү педагогы Юлия Мельникова һәм Бөгелмә шәһәр-район эчке эшләр бүлеге массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге өлкән инспекторы Диана Галәүова "Радуга" социаль ярдәм үзәгендә "Чын күңелдән" дигән күңел ачу-мәдәни программа уздырдылар. Чара прогимназиянең иҗади коллективларының бабай-әбиләрне җылы котлауларыннан, башлангыч сыйныф укучылары әзерләгән открыткалар тапшырудан башланып китте.
Юмор, совет чорында узган балачакның бәхетле мизгелләрен искә төшерүләр узган еллардагы популяр җырлар башкару белән алышынды, яшь иреклеләрнең иҗади номерлары язылган видеороликлар күрсәтелде.
Бу көнне өлкәннәр күңел ачып кына калмады, алар алдында Д. Галәүова профилактик мәгьлүмат белән чыгыш ясады. Ул пенсионерларга ничек итеп, мошенниклар тозагына капмаска икәнлеге турында сөйләде, тематик буклетлар таратты. Аларда таныш булмаган кешеләр белән үз-үзеңне тоту тәртипләре, мошенникларның яратып куллана торган мәкерле ысуллары, аларга каршы тору юллары бәян ителгән, шулай ук социаль яклау учреждениеләренең, хокук саклау органнарының телефоннары күрсәтелгән.
Наталья КУЛАГИНА, Бөгелмә муниципаль районы иреклеләр үсеше координация үзәге җитәкчесе
Ольга Утяшина фотолары