Бөгелмә пенсионерлары игътибарына
Сәламәтлеген ныгытырга теләүчеләр, җыелышка килегез! Хәрәкәттә - бәрәкәт, дигән борынгылар. Хәрәкәт - яшәү чыганагы, аның төп хәзинәсе, дип тә әйтәләр. Бу хәзинәнең иң мөһим өлеше - физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү. Бу балалар һәм яшьләр өчен генә түгел, өлкән яшьтәгеләр өчен дә бик кирәкле нәрсә. Сәламәтлек төркемнәренә йөрүче пенсионерлар:...
Сәламәтлеген ныгытырга теләүчеләр, җыелышка килегез!
Хәрәкәттә - бәрәкәт, дигән борынгылар. Хәрәкәт - яшәү чыганагы, аның төп хәзинәсе, дип тә әйтәләр.
Бу хәзинәнең иң мөһим өлеше - физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү. Бу балалар һәм яшьләр өчен генә түгел, өлкән яшьтәгеләр өчен дә бик кирәкле нәрсә. Сәламәтлек төркемнәренә йөрүче пенсионерлар: "Без ялгыз түгел һәм безнең кәеф тә күтәренке", - диләр.
Әмма әлегә андыйлар бик үк күп түгел. Шуңа күрә дә, Бөгелмә ветераннар оешмасы президиумы, олы яшьтәгеләрне физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итүне максат итеп куйды. Тик башта кемнәрнең үз сәламәтлеген ныгытасы, күңел күтәренкелеген тәэмин итәсе килүне ачыкларга, дәвалау физкультурасы, шахмат, йөзү кебек һәм башка секцияләрдә шөгыльләнергә теләүчеләрнең санын ачыкларга кирәк. Менә шуңа күрә дә, даруларны азрак кулланырга, күбрәк хәрәкәтләнергә теләгән өлкән яшьтәге кешеләрне без җыелып сөйләшергә чакырабыз. Җыелыш 4 октябрь көнне сәгать 10да Техника йортында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа