Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмә паркы тәртипкә китерелде

Северьян Морозов исемендәге мәдәният һәм ял паркында шимбә өмәсе үтте. Анда "Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты" хезмәткәрләре, 6 нчы мәктәп укучылары, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров һәм башкарма комитет җитәкчеләре катнашты. Бу көнне шәһәребезнең иң зур ял, спорт һәм сәламәтлек мәйданы кырмыска оясын хәтерләтә иде. Мәдәният һәм ял паркын барысы да...

Северьян Морозов исемендәге мәдәният һәм ял паркында шимбә өмәсе үтте. Анда "Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты" хезмәткәрләре, 6 нчы мәктәп укучылары, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров һәм башкарма комитет җитәкчеләре катнашты. Бу көнне шәһәребезнең иң зур ял, спорт һәм сәламәтлек мәйданы кырмыска оясын хәтерләтә иде. Мәдәният һәм ял паркын барысы да тәртипкә китерү белән мәш килде: кемдер чүп ташыды, кемдер тырма, себерке тотып, җиң сызганып эшләде.

- Өмә - уртак эш, язгы җыештыру, шәһәрне тәртипкә китерү эшендә һәркем катнашырга тиеш. Бөгелмә - безнең уртак йортыбыз, бергә кушылып башкарылган эшнең нәтиҗәсе дә күңелгә ятышлы була. Бүген без соңгы елларда шәһәрдә иң зур ял территориясенә әйләнгән төп шәһәр паркын тәртипкә китерәбез. Иртә таңнан өмәгә чыгып, чисталык һәм тәртип урнаштыру бик күңелле. Мондый матур традицияләрне үстерергә кирәк, - дип узды шәһәр мэры Линар Закиров.

Исегезгә төшереп китәсе килә, Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде. Аның кысаларында, яшел ял итү зоналарын төзекләндерү буенча зур күләмле эшләр башкарылды. Әлеге программа ярдәмендә Бөгелмәнең Мәдәният һәм ял паркы да тулысынча төзекләндерелде.

Гомумшәһәр өмәсе вакытында бөгелмәлеләр паркларны, скверларны, юлларны, шулай ук җәяүле зоналарын, ишегалларын, шәхси сектор урнашкан урамнарны, предприятие, оешма һәм учреждение территорияләрен тәртипкә китерәләр. Генераль җыештыруга барлык төр предприятиеләр, мәгариф учреждениеләре, идарәче һәм хезмәт күрсәтү компанияләре вәкилләре чыкты. Атна саен үтүче шимбә өмәләрендә 20 меңнән артык бөгелмәле катнашып килә. 1 апрельдән старт алган санитар икеайлык вакытында шәһәрдән 250 тонна чүп чыгарылган.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса