Бөгелмә паркларына яңа сулыш
Татарстанда 2015 ел Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Шул рәвешле, республикадагы яшел зоналарга яңа сулыш алырга мөмкинлек бирергә булдылар. Яшерен-батырын түгел, һәрберебез күреп тора, бай тарихлы, әмма бүген шактый ташландык хәлдәге парклар шәһәр һәм авыл урамнарының ямен алып тора. Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов аларны тәртипкә китерү өчен быел...
Татарстанда 2015 ел Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Шул рәвешле, республикадагы яшел зоналарга яңа сулыш алырга мөмкинлек бирергә булдылар. Яшерен-батырын түгел, һәрберебез күреп тора, бай тарихлы, әмма бүген шактый ташландык хәлдәге парклар шәһәр һәм авыл урамнарының ямен алып тора. Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов аларны тәртипкә китерү өчен быел көч һәм акчаны кызганмаячакбыз дип, ел башында ук әйтеп куйды. Һәм бу максат шунда ук тормышка ашырыла да башлады.
Рөстәм Миңнехановка паркларны яшелләндерү эшенең проектын март аенда ук тәкъдим итәләр. Бу идеяләрне ул хуплый һәм халык фикерен дә исәпкә алуны таләп итә. Шуны истә тотып, муниципаль районнарда халык арасында әлеге мәсьәлә турында фикер алышулар оештырыла.
Төзекләндерү эшләре өчен республика бюджетыннан 1 миллиард сум акча бүленгән. Хәзер һәр районда ял зоналары булдыру өстендә эш алып барыла. Казанда паркларны төзекләндерү эшен Мәскәү паркларын төзекләндерүгә зур өлеш керткән Наталья Фишман җитәкли. Аның сүзләренә караганда, республикадагы паркларны төзекләндерү һәм яңарту агачлар утырту белән генә төгәлләнмәячәк. Алар кешеләргә аралаша, ял вакытын файдалы уздыра алырдай җәмәгать урынына әверелергә тиеш. Инде җәй ахырына татарстанлыларга яңа паркларда ял итү бәхете елмаер дип көтелә.
Бөгелмә муниципаль районында әлеге республика программасына 11 парк һәм сквер кертелгән. Исемлектә Восточный, Подгорный, Петровка, Карабаш җирлегендәге, шәһәребезнең Салих Сәйдәшев урамындагы, Техника йорты, универмаг, поликлиника, 352 нче Орша дивизиясе һәйкәле территориясе, Газинур Гафиятуллин урамы башындагы сквер һәм Кызыл Армия урамындагы парк бар. Иң зур көч салыначак парк - Кызыл Армия урамында урнашкан яшел зона. Халык телендә "Морозов паркы" дип йөртелә торган бу уникаль объект тулысынча төзекләндереләчәк. Моның өчен хәтта республика бюджетыннан бирелгән 28 миллион сум акчага өстәп, тагын 20 миллион сум акча бүлеп бирү планлаштырыла. Сквер һәм паркларны төзекләндерү эшенә "Мегастрой", "Спецстройтехмаш" һәм "Стройсервис" җәмгыятьләре алынган. "Бүгенге көндә алар эшкә керешү өчен төзелеш материалларын: брусчатка, яктырту җиһазларын, чүп савытларын барлый", - дип белдерде Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов.
Парк һәм скверларны яңарту эшен бөгелмәләр күтәренке күңел белән каршы алды. Лилия Харисова: "Кызыл Армия паркы янында яшим, еш кына анда улым белән кичләрен һава суларга йөрибез. Паркта бүгенге көндә ямь юк, куаклар урыны белән чытырманлыкка әйләнгән. Анда эскәмияләр куеп, асфальтны яңартсалар, бөтенләй икенче төрле күренеш булыр иде. Республика ярдәме белән бу эшне башкарып чыга алсалар, "Ура!" кычкырабыз икән!"
- ди. Лидия Мазлова: "Яңартылган парк бөгелмәләр өчен менә дигән ял урыны булачак. Шәһәребездә барып йөрерлек ял итә торган парк бер балалар паркы гына бит, ә хәзер алар икәү булачак", - дип куана.
Кызыл Армия урамындагы парк күзгә күренеп үзгәрер дип көтелә. Шәһәрнең баш архитекторы Марсель Каюмов сүзләренә караганда, биредә вело- һәм ролледромнар, берничә балалар мәйданчыгы, спорт белән шөгыльләнү урыннары булдыру планлаштырыла. Киләчәктә бу парк төрле яшьтәге кешеләр мәнфәгатен канәгатьләндерә алачак дигән якты өмет бар.
Ә кичә, 28 май көнне, Бөгелмә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров балалар паркы белән танышты (өстәге рәсемдә). 2009 елдагы реконструкциядән соң ул бүгенге көндә бар көченә эшли (астагы рәсемдә). Биредә балалар өчен 12 аттракцион тәкъдим ителә. Алардан көненә 700гә якын бөгелмәле файдалана. Кичләрен ата-аналар балалары белән монда саф һава сулый, рәхәтләнеп ял итә.
Парк эше белән танышып чыккач, Линар Закиров биредә спорт мәйданчыгы урнаштырырга кирәклеге турында әйтте, моннан тыш паркта яңа, заманча итеп ясалган модульле бәдрәфләр куярга җыеналар. Паркның административ бинасы эчендә ремонт эшләрен төгәлләү дә сорала. "Бу эшләр бөгелмәләр өчен уңайлы ял итү шартлары тудыру максатыннан эшләнә", - дип белдерде шәһәр мэры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа