Бөгелмә отличниклары
Быел Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закировның "Аванта" исемендәге премиясе сертификатларына 67 укучы бала лаек булды. Болар - төрле фәннәр буенча республика һәм Россия күләмендә уздырылган олимпиадаларда җиңүчеләр. Аларны 15 май көнне Техника йортында тантаналы төстә тәбрикләделәр. Иң күп сертификатка 6 нчы мәктәп укучысы Алексей Красников лаек булды. Бу аңлашыла да....
Быел Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закировның "Аванта" исемендәге премиясе сертификатларына 67 укучы бала лаек булды. Болар - төрле фәннәр буенча республика һәм Россия күләмендә уздырылган олимпиадаларда җиңүчеләр. Аларны 15 май көнне Техника йортында тантаналы төстә тәбрикләделәр.
Иң күп сертификатка 6 нчы мәктәп укучысы Алексей Красников лаек булды. Бу аңлашыла да. Чөнки әлеге укучы күптән түгел Кытайның Гуанчжоу шәһәрендә узган XVI Азия олимпиадасыннан көмеш медаль алып кайтты. 25 илдән килгән көндәшләре арасында икенче урынны яулаган Алексей отличниклар слетының йолдызы булып торды. Өстәмә бүләкләрне һәм акчалата премияләрне ул "Первый сотовый" һәм "ТНГ-Групп" җәмгыятеннән дә алды.
Карабаш бистәсенең 2 нче урта мәктәбе укучысы Лия Хисмәтова татар һәм рус телләре буенча республика олимпиадаларында җиңүче булган. Шул рәвешле, ул "Проба пера" номинациясендә билгеләп үтелде һәм бүләкне "Бөгелмә авазы" газетасы мөхәррире Руслан Җәләев кулыннан алды. Бу номинация сертификатларына лаек булган тагын 13 укучы сәхнәгә күтәрелде.
Сәгать ярым дәвамында барган тәбрикләү чарасында укучылар барлыгы 5 номинациядә бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа