Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмә объектларын төзекләндерү юнәлешендә

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров шәһәр объектларында ремонт һәм төзелеш эшләре барышы белән “Төзелеш мохите” кысаларында танышты.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров шәһәр объектларында ремонт һәм төзелеш эшләре барышы белән “Төзелеш мохите” кысаларында танышты. Ул җаваплы йөзләр белән ремонт эшләре барган ике балалар бакчасын һәм Яшьләр сараен карап чыкты. Моннан тыш, начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү республика үзәгенең Бөгелмә филиалының капиталь ремонтка мохтаҗ булган бинасының торышын да бәяләде.

Балалар бакчалары

Балалар бакчаларында ремонт эшләре язга кергәч башланып китте. Алар исемлектә быел – дүртәү. Шуларның берсе – 21нче “Энҗе” мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе. Ул 1952 елда ук төзелгән. Шуннан бирле әлеге балалар бакчасы бер генә тапкыр да капиталь төзекләндерелмәгән. 67 еллык бинада бүген түбәне, җылыту системасын, тәрәзәләрне, ишекләрне, инженерлык һәм янгын коммуникацияләрен, идәннәрне алыштыру, бинаның фасадын яңарту эшләре башкарыла.

  • Вакытында эшкә керешелгән. Икенче катындагы бәдрәф бүлмәсе урынындагы идәнне сүткәндә, ул җимерелеп төшкән. Аллага шөкер, бу хәл ремонт вакытында булган, ­- дип, бинаның торышына бәя биреп узды Линар Закиров.

Эченә керү белән балалар бакчасына килеп эләккәнеңне тиз генә аңлап та алмыйсың. Эшләр, чыннан да, капиталь башкарыла. Идәннәр тулысынча сүтелгән, ишекләр алынган, кайбер тәрәзәләр инде яңага алыштырылган.

Шундый ук эшләр 39нчы “Сандугач” балалар бакчасында да планлаштырылган, аның бинасы 1955 елда төзелгән.

  • Узган ел без балалар бакчалары белән системалы рәвештә шөгыльләнә башладык. Быел ремонтланасы объектларны сайлаган вакытта аларның искергәнлек дәрәҗәсеннән чыгып хәл иттек.  Мин барлык балалар бакчаларының торышын яхшы беләм – алдагы елларда аларны тиешле халәткә китерергә тырышачакбыз, - дип билгеләләп үтте Линар Закиров.

 

Социаль объект

Начар күрүчеләрнең Чайковский урамында урнашкан социаль тернәкләндерү үзәге ремонтка мохтаҗ. Аның бюджеттан тыш чыганаклар хисабына башкарылачагын билгеләп үтте район башлыгы Линар Закиров.

  • Начар күрүчеләр һәм сукырлар өчен эшләп килүче махсус китапханәдә ремонт эшләрен узган елны ук башлап җибәрдек. Эшләрне төгәлләп бетерәсе генә бар. Социаль ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә без һәрвакыт ярдәм итәргә тырышабыз. Аларның гозерләрен бер дә кире какмыйбыз, - диде район башлыгы.

 

Яшьләр сарае

Элек Бөгелмәнең сәләтле яшьләрен җыеп, аларның талантларын үстерүче үзәк тиздән үз ишекләрен янә ачып җибәрәчәк. Яшьләр сараенда төп эшләр инде тәмамланган.

Учреждение үзәге – концерт залы тулысынча яңартылган. Электр белән тәэмин итү, яктырту системасы монтажланган, җылылык, вентиляция, янгын сүндерү системалары яңартылган, түшәм япмалары һәм идән алыштырылган. Зал заманча техника белән җиһазландырылган, биредә яңа акустик һәм видеосистемалар урнаштырылган. Утыру урыннары саны 500дән 800гә кадәр арттырылган.

  • 11 мең квадрат метрлы уникаль объект. Аның торышы бик начар иде. Әлеге объектны реконструкцияләүгә керешкәндә, ерып чыгарлык түгел кебек тоелган иде. Бүген без финишка якынлашып киләбез. Яшьләр сарае үз ишекләрен ачып җибәрү өчен әз вакыт калып килә. Безнең талантлы яшьләр өчен төрледән-төрле секцияләр, түгәрәкләр эшләячәк. Бөгелмәлеләргә алар хуш килер дип уйлыйбыз. Тулысынча төгәлләр өчен зур күләмдә булмаган эшләр башкарасы калды. Объектны ачуны Петр Ненастин исемендәге скверны ачу тантанасы белән бергә үткәрергә планлаштырабыз, - дип нәтиҗә ясады Линар Закиров.

 

Хакимиятнең матбугат хезмәте материалларын кулланып,

Ләйсән Бикбулатова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса