Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә нәниләре өчен “җылы идәннәр”...

Якынча 52 миллион сум акча - бу Бөгелмә балалар бакчаларында глобаль үзгәреш бәясе. 2018 елда шәһәрнең өч оешмасы ТР "Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә капиталь ремонт ясау" программасына керде. 22нче санлы "Алтын балык", 6нчы санлы"Дюймовочка" һәм 36нчы санлы"Елмаю"балалар бакчаларында төзекләндерү эшләренә февральдә үк керештеләр. Ай ярым вакыт эчендә нинди эшләр башкарылуын,...

Якынча 52 миллион сум акча - бу Бөгелмә балалар бакчаларында глобаль үзгәреш бәясе. 2018 елда шәһәрнең өч оешмасы ТР "Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә капиталь ремонт ясау" программасына керде. 22нче санлы "Алтын балык", 6нчы санлы"Дюймовочка" һәм 36нчы санлы"Елмаю"балалар бакчаларында төзекләндерү эшләренә февральдә үк керештеләр. Ай ярым вакыт эчендә нинди эшләр башкарылуын, кайда тоткарлыклар булуын Бөгелмә мэры, объектларга барып, күреп кайтты.

---------------------

Алсу Мөкатдәс

"Алтын балык"ны 45 көн дигәндә "чишендергәннәр". Демонтаж ясау, гадәттә, күп вакытны ала. "Феликс" подрядчы оешма төзүчеләре беръюлы ике куянны тотарга булган. Бер бригада сүтеп-җимергәндә, икенчеләре - пластик тәрәзәләр куйган, канализация системасын яңарта башлаган. (А.Мөкатдәс фотосы)

- Сантехника торбалары идән астында, шуңа күрә аны "ачарга" туры килә. Вакытны күп ала, тик башкача мөмкин түгел. Электр чыбыкларын үткәргәндә, стеналарны шулай ук "штробить" итәбез. Янгын куркынычсызлыгы таләпләре буенча, өстә калдырырга ярамый, - ди "Фелекс" ҖЧҖ директор урынбасары Александр Баунин.

Балалар бакчаларында капиталь ремонт 9 юнәлеш буенча алып барыла:

Түбә

Фасад

Инженерлык коммуникацияләре

Санитария һәм гигиена бүлмәләре

Керү группалары

Җылы идәннәр

Тәрәзәләр

Ишекләр

Тирәли матурлай

"Алтын балык" балалар бакчасының бинасы 1966 елда төзелгән. Шул дәвер эчендә биредә ни бары бер тапкыр капиталь төзекләндерү эшләре башкарылган.

- Көтеп алган шатлык! 29 елдан соң безнең бакчага янә төзүчеләр килде. 138 баланы вакытлыча "Кирпеч заводы" районындагы оешмаларга урнаштырдык. Ата-аналарга, рәхмәт, хәлгә керделәр, - ди 22нче санлы "Алтын балык"балалар бакчасы мөдире Наилә Хафизова.

Татарстанда мәгариф объектларын

капиталь төзекләндерү эше

2012 елдан алып барыла.

Программаны гамәлгә ашыру өчен

15 миллиард сум бүлеп бирелгән.

Әлеге акчага 701 урта мәктәп,

49 коррекция мәкбәбе

һәм 173 балалар бакчасы

төзекләндерелгән.

Ике ел эчендә Бөгелмәдә дүрт мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзекләндерелгән. Быел алты балалар бакчасына ремонт сораганнар. Тик программага бары өчесе кергән.

2018 елда капиталь ремонт эшләре өчен матди ярдәм

22нче санлы "Алтын балык" балалар бакчасы 17 754 630 сум

6нчы санлы "Дюймовочка" балалар бакчасы 15 455 950 сум

36нчы санлы "Елмаю" балалар бакчасы 17 836 090 сум

"Дюймовочка" балалар бакчасында җылы идәннәр өчен җирлек әзерләгәннәр. Чокырланып калган урыннарны ком белән тигезләгәннәр. Иске веранданы ватып, яңасын күтәрә башлаганнар. Тигез түбәне сөзәк итеп ясарга хыяллансалар да, төзүчеләргә рөхсәт бирмәгәннәр. (А.Мөкатдәс фотосы)

- Түбә иң проблемалы урын иде. Яз-көз су акты. Былтыр ата-аналарның матди ярдәме белән тишекләрне ямаган булдык. Капиталь ремонтка кадәр, ниһаять, түздек. Безгә ремонтны "СМП-189" оешмасы ясый. Бик җаваплы төзүчеләр. Барысын да җиренә җиткереп эшлиләр, - ди 6нчы санлы "Дюймовочка" балалар бакчасының мөдире Любовь Наумова.

Алда әйтелгән мәктәпкәчә белем бирү оешмалары балаларны кабул итүне вакытлыча туктаткан. 36нчы санлы "Елмаю" бакчасында шулай ук төзелеш эшләре бара. Тик аның ишекләре нәниләр өчен әле ачык. Капиталь ремонтка тулысынча 26 апрельдән ябылалар. "ЛНС" оешмасы бинаның бер өлешендә төзекләндерү эшләрен төгәлләп килә. Әлеге вакытта сылыйлар, буыйлар. (А.Мөкатдәс фотосы)

- Без 2017 елда ук капиталь ремонт сорап, "Баш инвестиция-төзелеш идарәсе"нә мөрәҗәгать иттек. Ләкин исемлеккә кермәдек. Төзекләндерү эшләрен бер ел көтәргә туры килде. Түбә авария хәлендә иде. Су үтеп, берничә тапкыр электр чыбыкларының кыска ялганышы да булды, - ди 36нчы санлы "Елмаю" балалар бакчасы мөдире Галина Дозорова.

Капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ

белем бирү объектлары исемлеген

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

төзи. Төзелеш, архитектура һәм

ТКХ министрлыгы эшкә заказ бирә.

"Баш инвестиция-төзелеш идарәсе"

дәүләт казна учреждениесе исә

генераль подряд оешмаларын

билгели һәм техник күзәтү алып бара.

Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында төзелеш эшләре сентябрь аена тәмамланырга тиеш. Подрядчы оешмалар: "Җитешәбез", - дип, ышандырып әйтәләр. Шәһәр мэры да аларның эшеннән кимчелекләр тапмады.

- Кулдан килсә, дөресрәге, акча булса, без шәһәр һәм райондагы барлык балалар бакчаларын капиталь төзекләндерер идек. Тик республика бюджеты төпсез кое түгел. Әлеге программаның киләчәге өметле дип, ышанып калам. Насыйп булса, һәр бакчага яңа сулыш өрербез,- ди шәһәр мэры Линар Закиров.

Төзелеш сезоны башлануга, шәһәр объектларына мондый "эшлекле сәфәрләр" еш оештырыла. Балалар бакчаларыннан тыш, Линар Закиров Яшьләр сараендагы һәм туберкулезга каршы диспансерда төзекләндерү эшләре белән танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса