Бөгелмә муниципалитетында район җитәкчелеге составындагы үзгәрешләре турында сөйләделәр
Шәһәр мэры Линар Закиров яңа җитәкчеләрнең исемнәрен атады.
“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров кадрларга бәйле үзгәрешләр турында хәбәр итте.
Район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе итеп Фәния Мәдхәт кызы Хәйруллина билгеләнде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Бөгелмә муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге начальнигы итеп Эльмира Рәфыйк кызы Җамалиева билгеләнде.
“Билгеләнгән җитәкчеләр район Башкарма комитеты системасында шактый озак вакыт эшләделәр. Шуңа күрә аларның алга куелган бурычларны үти алачагына шик юк. Фәния Мәдхәтовнага һәм Эльмира Рафиковнага яңа эш урынында уңышлар телибез”, – диде Линар Закиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа